Иске Әнҗерәдә 2000 нче елда ук төзелгән мәчетне яңарталар.
Бу эштә авыл халкы, читтә яшәүчеләр булыша. Ремонт барса да, мәчетнең ишекләре ябылмый, ул эшләп тора. Күптән түгел Базарлы Матакта яшәүче Айрат һәм Гүзәлия Минһаҗевлар мәчеткә кыйммәтле бүләк ясаганнар – намаз уку залы идәненә җәю өчен зур келәм илтеп биргәннәр. Келәмгә намазлыклар рәсеме төшерелгән, ул Аллаһ йорты өчен махсус ясалган.
Нет комментариев