Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Алпар авылында аз керемле гаиләдәге балаларга мобиль телефон алып бирделәр

Иске Алпарда яшәүчеләр авылдашлары Демидовлар гаиләсе балаларына кесә телефоны бүләк иткәннәр.

Аз керемле бу гаиләдә ике бала мәктәптә белем ала. Дистанцион уку өчен аларга гаджет кирәк була. Гаиләнең хәленә кереп, алпарлылар  балаларга заманча кесә телефоны алып биргәннәр.

“Әлеге эшкә финанс ярдәме күрсәткән авылдашларның барысына да рәхмәт. Изге Рамазан аенда эшләгән бу игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын”,–ди Алпар җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев