Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Камка авылында бу җәйдә ике чишмәне төзекләндерергә җыеналар

Иске Камкада бу җәйдә ике чишмәне төзекләндерергә җыеналар.

Аларның берсе – авыл читендәге Салкын чишмә. Халык аны Аю аланы чишмәсе дип тә атый. Авыл халкы гомер-гомергә печәнгә йөргәндә, күрше авылга барганда бу чишмәнең салкын тәмле суын эчеп сусавын баскан, хәл җыйган. Инде аның тирәсен басып киткән агачларны кискәннәр, хәзер бетон алкалар төшереп, тирә-юнен төзекләндерергә, тотып алырга ниятлиләр.

Чикләвеккә, җиләккә, печәнгә барганда халык саф суын эчеп кинәнә торган Кечкенә урман чишмәсен дә агачлар басып киткән булган. Ул да чистартылып, алкалар төшереп төзекләндереләчәк.

Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, узган ел авылда ике чишмә инде төзекләндерелгән булган. Кешеләр ул чишмәләр янына ял итәргә киләләр, чәе тәмле була дип суын алалар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев