Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Иске Салманда Сәлман хуҗа каберенең тирә-ягын төзекләндерделәр

Иске Салманда “Изгеләр чишмәсе” янындагы Сәлман хуҗа каберенең тирә-ягын төзекләндерделәр.

Риваятьләр буенча, Иске Салман авылына Сөләйман атлы кеше нигез салган. Авылның атамасы да аның исеме белән бәйле. Имеш, ислам дине тарату максаты белән ул Мәккә шәһәреннән Шәһри Болгарга килгән һәм бу җирне ошатып, төпләнеп тә калган. Халык Сәлман хуҗа каберен изге урын дип саный. Бирегә килеп дога кылалар, корбан чалалар.

Шушы арада каберлекнең тирә-ягын профнастил койма белән тотып алдылар. Бу эшне Газимҗан Нурмөхәммәтов һәм Ирек Гыйззәтуллин башкарган. Игелекле эштә матди ярдәмне Рәис Хәйруллин һәм Илнур Гыйззәтуллин күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев