Реклама
Карга авылы китапханәсендә “Намуслы кешене сатып алып булмый” дигән чара үткәргәннәр.
Китапханәче Айсылу Кәримова намуслылык турындагы әлеге әңгәмәгә башлангыч сыйныфлар укучыларын чакырган. Бергәләп Корея язучысының “Намуслы малай” дигән хикәясен укып, фикер алышканнар. Намуслылык, гаделлек турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшергәннәр, тормыштагы төрле хәлләрне мисал итеп китергәннәр. “Коррупция темасына да кагылып үттек. Ришвәт бирүнең, хезмәт урыныннан үз мәнфәгатеңдә файдалануның яман эш булуы хакында сөйләштек. Үз тырышлыгың белән яхшы уку, намуслы хезмәт итү генә кешегә чын шатлык һәм бәхет китерә ала бит. Балалар шуны төшенсен иде”,–ди Айсылу Кәримова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз