Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: кешеләрне уттан коткарган Григорий Зварич зур бүләккә ия булды

    Садиково авылында яшәүче Григорий Зварич кешеләрне уттан коткарган өчен Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

    Хәтерлисездер, быел 14 сентябрьдә Григорий Зварич яна торган өйдән әби белән бабайны алып чыккан иде. Аның бу кыю гамәле лаеклы бәяләнде. 

    Реклама

    28 яшьлек Григорий Зварич – “Хузангай” кооперативының уңган механизаторы. Алар хатыны Светлана белән тату гаиләдә малай үстерәләр. Бүләкләр Григорийга Казанда Министрлык коллегиясендә тантаналы төстә тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: