Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Әхмәт авылында Г.Ибраһимовның “Алмачуар” повесте буенча нәфис фильм төшереләчәк

Әхмәт авылында Галимҗан Ибраһимовның  “Алмачуар” повесте буенча нәфис фильм төшереләчәк.

 

Шушы көннәрдә районда булып киткән “Татаркино” вәкилләре шул хакта сөйләшүләр алып барды. Г. Ибраһимов әсәре буенча эшләнә торган тулы метражлы “Тарлан” фильмы – Татарстан һәм Казахстанның уртак кинопроекты. Аның режиссеры – Юлия Захарова, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Киноның бер өлеше Казахстанда төшерелгән. Фильмдагы вакыйгалар Октябрь революциясенә кадәрге чорда һәм бүгенге заманда бара. Сабан туе мизгелләре – район үзәгендә, ә табигать күренешләре, Кече Чирмешән елгасы буендагы, крестьян өендәге вакыйгалар Әхмәт авылында төшерелер дип күздә тотыла. Күмәк күренешләрдә районыбыздан 300 кеше катнашачак. Фильмны районда июнь азагында төшерә башлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев