Реклама
Иртәгә, 12 гыйнварда, Чуаш Кичүе мәктәбе шугалагында хоккей турниры үткәрелә
Уеннар кышкы бозны эретерлек кызу булырга охшаган, чөнки бирегә Иске Матак, Түбән Әлкидән бик көчле командаларның килүен көтәләр. Хузангай, Юхмачы, Борискино, Чуаш Борнае мәктәпләре хоккейчылары да сынатырга җыенмый – аларга да җиңү кирәк.
Уеннар 10.00 сәгатьтә башлана. Хоккей сөючеләр, сезне Чуаш Кичүендә көтәләр!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз