Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы христианнары Изге Пасханы бәйрәм иттеләр

28 апрельдә районыбызның православие христианнары Изге Пасханы бәйрәм иттеләр.

Бәйрәмгә каршы төндә районның барлык чиркәүләрендә  Пасха гыйбадәтләре  үткәрелде. Чиркәүләрдә халык бик күп иде. Протоирей Андрей Зиньков Базарлы Матактагы Изге Троица храмында бәйрәм службасы уздырды. Аннан соң ул балаларга Хәйруллин фонды бүләкләрен таратты.

Соңгы еллардагы күркәм традиция буенча, Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков бәйрәм гыйбадәтеннән соң Юхмачыда өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, район үзәк хастаханәсендә, эчке эшләр бүлекчәсендә, район гражданлык сагы идарәсендә булды, православныйларны бу олы бәйрәм белән тәбрикләде, җылы теләк-нәсихәтләрен җиткерде. Аннары Андрей атакай Иске Тахталыдагы храмда  чуаш телендә гайбадәт үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев