Әлки районы: күп фатирлы йортларда яшәүчеләр “Безнең ишегалды” план-схемалары белән интернетта таныша ала
Базарлы Матактагы күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү план-схемалары интернет сайтында урнаштырылды.
“Безнең ишегалды” Татарстан Президенты программасы бер ел элек эшли башлаган иде. Ул чакта күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелеп, программаның асылы аңлатылды, ишегалларын ямьләндерү, уңайлыклар тудыру буенча кешеләрнең фикерләре тыңланды. Әлеге программа нигезендә күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкару күздә тотыла. Ишегаллары яктыртылачак, юллар һәм тротуарларга асфальт җәеләчәк, балалар мәйданчыклары җиһазландырылачак. Шулай ук подъездлар янына урналар кую, чүп-чар контейнерлары өчен махсус мәйданчыклар ясау, матур эскәмияләр белән яшеллекле ял зоналары, машиналар кую урыннары булдыру планлаштырыла.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече Анна Ефремова әйтүенчә, Базарлы Матактагы күп фатирлы 15 йорт та әлеге программага кертелгән. Барысы сигез ишегалды төзекләндереләчәк. Чөнки, Тынычлык, Залаков урамнарындагы күп фатирлы йортлар бер тирәдә урнашканлыктан, аларның ишегаллары берләштерелә.
Алты ишегалдын быел ремонтлау күздә тотыла. Аларның план-схемалары “Безнең ишегалды” Президент программасы сайтында урнаштырылган. Күп фатирлы йортларда яшәүче әлкилеләр (Базарлы Матакның Тынычлык урамындагы 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче йортларда, Залаков урамындагы 1 нче, 3 нче, 5 нче йортларда, Петухов урамындагы 28 нче йортта яшәүчеләр) https://dvor.tatar/docs/ сайтына кереп, анда үзләренең ишегалды проектын табып, аларга бәя бирә, үзләренең фикерләрен белдерә ала.
Үзеңә кирәкле ишегалды схемасын эзләп табу өчен dvor.tatar сайтында “О программе” вкладкасын ачарга һәм “Документы” бүлегенә керергә кирәк. Анда Әлки районын сайлап, үзеңнең ишегалды схемасын табасың. Әлеге схемалар буенча тәкъдим-фикерләрне, комментарийларны dvor.tatar программасы сайтында язып калдырырга була. Шулай ук 8 (800) 27-5-2020 кайнар линия бердәм телефонына шылтыратып та (Россия буенча шылтырату бушлай) үзегезнең фикерегезне җиткерә аласыз.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне проектлар буенча онлайн фикерләшүдә актив катнашырга чакырабыз. Ишегалдыгызның ничек үзгәрүе сездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев