Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде

    “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде.

    2401 гектарда үстерелгән игеннәрдән филиал механизаторлары 5 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Уңыш гектардан уртача 21 центнер тәшкил итә. Игеннәрне теземнәргә салуда  Фаил Яһудин, Ирек Җәләлетдинов бик тырышып эшләделәр. Ә суктыруда Евгений һәм Виталий Арнаковларга, Виталий Антоновка тиңнәр юк. Бу көннәрдә филиал комбайнчылары башка хуҗалыкларда урып-җыю эшләрендә булышалар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: