Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында карантинда эшләүчеләргә ярдәм акциясе оештырыла

27 апрельдән Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карантинга ябыла.

Интернат хезмәткәрләре – барысы 18 кеше – хезмәт урыннарында яшәп эшләячәкләр. Мондый социаль учреждениеләрдәге өлкәннәрне коронавирус инфекциясе йоктырудан саклау максатында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әнә шундый карар кабул иткән.    

Юхмачы интернатында 72 кеше тәрбияләнә. Аларның ике дистәгә якыны ятакларыннан торып йөри алмый (лежачие). Биредә эшләүче хезмәткәрләр тормышта кырыс сынаулар үткән бу кешеләрне хөрмәтләп тәрбиялиләр, аларга игътибарларын, күңел җылыларын кызганмыйлар. Ә хәзер, коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, интернат хезмәткәрләренә атналар буе гаиләләреннән аерылып, хезмәт урыннарында яшәп эшләргә туры киләчәк.

Әнә шуны истә тотып, районда Юхмачы интернатында карантин шартларында эшләүчеләргә ярдәм акциясе оештырыла. Коллективка  ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән булышырга була.

Бу игелекле гамәлдә катнашырга теләүчеләр Юхмачы авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итсеннәр иде. Әйберләрне шулай ук Базарлы Матактагы волонтерлар штабына (район хакимияте бинасында) да тапшырырга була. Штабның телефоны: 8(84346) 21-1-27. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев