Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында өмә оештырдылар

29 нчы июнь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Катюшино авылында өмә оештырып кайттылар.

“Әлеге авылны без инде күптән үзебезгә шефлыкка алдык, шуңа да ел саен чалгыларыбызны, эш коралларыбызны алып, без анда чистарту эшләре башкарырга барабыз”,- диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Әхәтовна.

Катюшино – илебезгә Советлар Союзы Герое Гордей Филипповны бүләк иткән авыл да бит әле ул. Шунлыктан, клуб, һәйкәл яннарын җыештыру, авыл эчен, аерым йорт тирәләрен чиста тоту безнең бурычыбыз.

Катюшино авылында күбесенчә олы яшьтәге кешеләр гомер кичерә, шуңа да карамастан, күңелләре белән алар әле һаман да яшь.

Өмә эшләре барган арада, өлкәннәр бер капка төбенә җыела тордылар, ә инде эшләр тәмамлангач, күңел ачу, җыр-биюләр башланды. Авыл халкы мәдәният хезмәткәрләренә кушылып җырладылар, үзләре дә бик күп такмаклар әйттеләр, 80 яшьләрен күптән тутырган булуларына карамастан, бер дигән итеп биеп тә күрсәттеләр.

Кечкенә генә бәйрәмнән авыл халкы бик канәгать калды.

Якын арада өмә эшләрен кечкенә авыллар исемлегендәге Мулланур Вахитов һәм Йолдыз торак пунктларында үткәрергә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев