Әлки районы мәдәният йорты “Татнефть” гранты отты
Район мәдәният йорты “Татнефть” АҖ гранты отты.
Конкурсның “Тарихи мирасны саклау”
номинациясендә катнашкан мәдәният хезмәткәрләре үз проектларын тормышка ашыруга 295 мең сум средство алачак. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, әлеге акчаны чуаш милли костюмнары – баш киемнәре, күлмәкләр тектереп алуга тотарга ниятлиләр. Шунысы яхшы, милли киемнәр тегү осталары үзебезнең районда ук бар икән.
Узган ел азагында мәдәният бүлеге район ветераннар оешмасы белән берлектә 300 мең сум күләмендә “Татнефть” АҖ гранты откан иде. Әлеге средстволарга Югары Әлки мәдәният йортының “Тургай” фольклор ансамбле өчен затлы, матур сәхнә костюмнары тектереп алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев