Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы мөхтәсибе 11 августта мәчетләрдә гает намазы вакытын хәбәр итә

    Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәәкәтүһ, мөселман кардәшләр!

    11 августта иң олы бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез.

     

    Гаетебез мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсә иде. Илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен.

    11 нче август көнне мәчетләребездә иртәнге сәгать 4 тә гает вәгазе, 4.30 сәгатьтә гает намазы укылачак.

    Ирек Сәләхиев,

    район имам-мөхтәсибе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: