Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны бәйрәм белән котлады

    Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарга бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать итте.

    “Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәәкәтүһ, мөселман кардәшләр! Гаетебез мөбәрәк булсын! Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез рәхмәтен, мәрхәмәтен насыйп итсә иде.

    Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Игелекле гамәлләрне күбрәк башкарырга тырышыйк! Киләсе гаетләрне дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын.

    Илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен”,– диелә котлауда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: