Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия Германиядән делегация кабул итте

    Мондый хәлнең моңарчы булганы юк иде бугай – бер ай эчендә районга ике чит ил делегациясе килеп китте! “Хузангай” казанышлары белән тәэсирләнгән кореялылардан соң без Германиядән зур төркем кабул иттек.

    Фоторепортаж

     

    Алар да Әлкидә күргәннәренә сөенгәннәрдер дип ышанасы килә, чөнки якташыбыз Нәби Дәүлинең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүче немец галимнәре, антифашистларны язучының истәлеген кадерләп саклавыбызны күрделәр бит.

     

     

    Делегацияне төрки телләр өйрәнү өлкәсендә күренекле галим, Германиянең Кавказ, Татар, Туркестан тикшерүләре институты директоры (ИКАТАТ) Штеффен Мисте Хотопп-Рике җитәкләгән кунаклар арасында тагын татар һәм башка төрки халыклар тарихын, мәдәниятын өйрәнү, популярлаштыру, Германия территориясендә тоткынлыкта булып та фашистларга каршы көрәшкән һәм һәлак булган геройлар батырлыгын мәңгеләштерү, татарларның нацизмга каршы тору хәрәкәтендә катнашуларын өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр бар иде. Шулай ук бу көнне безгә кунакка язучының кызы Гөлфия Дәүләтшина да кайтты.

    Әйтергә кирәк, Штеффен Хотопп-Риккеның Татарстанга беренче генә килүе түгел. Әмма бу юлы визитын ул тулысы белән якташыбыз Нәби Дәүлигә багышлаган. Кичә Татарстан Милли музеенда аңа атап түгәрәк өстәл үткәрелүе дә немецларның якташыбызга хөрмәте зур булуын күрсәтә. Бу чара алдыннан галимнәребезнең безгә килеп, язучы эзләре буенча сәфәр кылуы моны тагын бер кат раслый.

    Инде килеп, немецларның бездә ни күрүләрен, дөресрәге, аларга ниләр күрсәтүебезне сөйлик. Башта кунакларны Нәби Дәүли исемендәге гимназия кабул итте. Әле генә автобустан төшкән сәфәрчеләрне гимназия директоры Фәридә Яруллина немецча сәламләп, укучы-укытучылар гармунда татарча көйләр уйнап, татарча биеп каршы алдылар, татар гадәте буенча тәмләп чәй эчерде, иртәнге аш белән сыйлады. Немец телен белмәсәк тә, аңлаштык, чөнки кунаклар арасынәда аз-маз татарча я русча белүчеләр дә, тәрҗемәче дә бар иде. Безнең яктан Иске Матак мәктәбе укытучысы Лариса Советникованың ярдәме зур булды. Өстәл артында танышу-дуслашу ансатрак бит ул – майлы дөге боткасы, коймк-чәкчәк белән сыйлана-сыйлана, немецлар бездә нишләп йөрүләрен аңлаттылар. Ә без алардан Германия мәктәпләрендә укучыларның кайнар азык ашамауларын, үзләре белән өйдән алып килгән бутербродка риза булуларын, немецларның камыр азыкны өнәп бетермичә, күбрәк колбаса, сыр ишегә өстенлек бирүләрен белдек.

    Аннары кунакларга гимназиянең музейларын күрсәттеләр. Борынгы көнкүреш предметларын – табагач, киле, керосин лампаларын һәм башкаларны карау кунакларга бик кызык тоелды. Без төрле хәрәкәтләр белән аларның нигә кирәклеген аңлатырга тырыштык, ә немецлар тырышып фотога төшерделәр.

    Вакыйгаларның иң мөһиме Нәби Дәүли музеенда булды. Укучылар сөйләгәнне тәрҗемәче немец теленә авыштырганны диккать белән тыңлады кунаклар. Балаларның Дәүли шигырьләрен татарча укуларын, “Чулпан” җырын башкаруларын алар кайсы камерага, кайсы  телефонга яздырып алдылар.

    Доктор Хотопп-Рике бүләк тә алып клгән икән: төрки халыклары мәдәниятына багышлап берничә телдә язылган китабын гимназиягә биреп калдырды.

    –Китапны, аңлагансыздыр, Нәби Дәүли шигыре ачып җибәрә. Ул өч телдә - татар, немец һәм көрд телендә басылган. Татарстанда Дәүлинең “Бие, кызым” шигыре беренче тапкыр немецча нәкъ менә сездә яңгырый,–диде ул. Башта кунакларның берсе шигырьне немецча, аннары галим үзе көрдчә укып күрсәтте. Шигырь Нәби Дәүлинең кызына аталган, һәм ул кызның шушы залда булуы барыбызны да бик нык тәэсирләндерде. Гөлфия ханым үзе дә гаять дулкынлангандыр бу минутларда.

    Гимназия белән теләмичә генә хушлашты кунаклар. Автобуска утырганда балаларның тәрәзәдән кул болгаулары бөтенләй күңелләрен йомшартты. Ләкин аларны алда тагын кызыклы очрашулар көтә иде: немецлар С. Лисенков исемендәге музейны да бер залын калдырмыйча карап чыктылар. Алар монда да Нәби Дәүли белән бәйле мәгълүматлар эзләделәр һәм таптылар. Музейдан соң кунакларны Алпар мәктәбенә алып китеп, шагыйрьгә багышланган тагын бер музей почмагы күрсәттеләр...

    Мөгаен, Германия галимнәре Казанда үтәчәк “түгәрәк өстәл” артында әңгәмә барышында бездә күргәннәрен сөйләми калмаслар. Һәрхәлдә, шагыйрь, язучы, нацизмга каршы көрәштә катнашкан Нәби Дәүлинең истәлеген  якташларының да кадерләп саклавын ышанырлык итеп күрсәттек без аларга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: