Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды

    Нәби Дәүли исемендәге гимназия “Россия патриотлары үстерәбез. Барын да истә тотабыз (2016-2020 еллар)” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды.

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә катнашып, гимназия укучылары һәм укытучылары ветераннар турында бик күп материаллар туплаганнар – фоторәсемнәр, презентацияләр, видеороликлар, иншалар әзерләгәннәр.

    Конкурсны оештыручылар коллективның яшьләрне хәрби- патриотик рухта тәрбияләү, ватандашларыбызның каһарманлыгын пропагандалау, егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерләү буенча башкарган эшләрен югары бәяләгән.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: