Реклама
Гасыр афәтенә әйләнгән әлеге чиргә каршы тору, аннан яшьләрне аралау бик мөһим. Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә әнә шул хакта зур чара үткәрелде. Укучылар анда катнашучыларга СПИДка каршы көрәш эмблемасы тараттылар.
Балалар алдында Роспотребнадзор территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов чыгыш ясады. Ул ВИЧ-инфекциянең, СПИДның кеше өчен нинди куркыныч тудыруын, кешедән кешегә ничек йогуын аңлатты. Бу яман чиргә каршы әлегә дару уйлап табылмавын әйтеп, ВИЧ йоктырудан саклануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына басым ясады.
Чара барлык укучылар һәм кунаклар катнашында флешмоб белән төгәлләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз