Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Өендә марихуана саклаган ир-ат хөкем ителде

Өендә марихуана саклаган

Район прокуратурасы Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Суд әлеге бәндәне РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне шактый күләмдә законсыз булдыруда һәм саклауда  гаепле дип тапты. 
2020 елның сентябреннән 11 ноябренә кадәр вакыт аралыгында әлеге ир-ат, составында наркотик матдәләр булган үсемлекне соңрак куллану максаты белән, берничә төп кыргый киндер өзеп ала. Аларны ул өенә алып кайта, киптерә. Аннан соң, үсемлекнең яфракларын җыеп алып, аларны кулы белән ваклый. Барлыкка килгән массаны өендә саклый. Тикшерү нигезендә  әлеге үсемлек массасының наркотик матдә – каннабис (марихуана) булуы ачыкланды.
Хөкем ителүче үзенең гаебен танымады. Суд, җинаять эшен бар яктан тикшереп, аңа бер елга иреген чикләү җәзасын бирде.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.
Иван Милютин,
район прокуроры ярдәмчесе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев