Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин: “Авылдаш апаларыбыз илне саклап утка кергән”

    Илебезнең сугыш җиле кагылган һәр гаиләсе әби-бабалары, әти-әниләренең геройлык-батырлыклары белән горурлана, аларның сугышчан бүләкләрен, фронттан язган хатларын һәм шул чор рәсемнәрен кадерләп саклый.

    Безнең гаилә дә шулай. Әниемнең (ул үзе дә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән иде) дүрт бертуган абыйсы һәм апасы фашистларга каршы сугышкан. Алар барысы да сугышчан орденнарга һәм медальләргә лаек булганнар. Кызганыч, бүген инде берсе дә  дөньяда юк.

    Бу язмада туганым Анастасия Дмитриевна Мукусева һәм Сихтермә авылыннан аның сугышчан дуслары – үзләренең геройларча хезмәтләре һәм бөтен тормышлары белән җирдә эз калдырган, шул җирне яклап көрәшкән кыю кызлар турында сөйлисем килә. Эшкә батыр, тыйнак, артык күзгә бәрелеп торырга яратмаган бу апалар, сугыш турында сорашсаң да, берничә сүздән ары китмиләр иде. Шулай да бер-ике тапкыр алардан фронт хатирәләрен сөйләттерә алдым...

    1941 елның җәендә Анастасия Мукусева сугышка хәрәкәттәге армиягә китә. Ржев өчен барган бәрелешләрдә беренче сугыш чыныгуы ала. Шагыйрь Александр Твардовский “Я убит подо Ржевом”дигән шигырендә әлеге сугыш турында тетрәндерерлек итеп язган иде. Сталинград өчен барган сугышларда туган апам каты яралана: якында гына шартлаган снаряд кыйпылчыклары аның бөтен битенә батып керә. Госпитальдә дәваланып алгач, янәдән сафка баса,  кабат үз дивизиясенә эләгә. Курск дугасында немецларны тар-мар итүдә катнаша, 1 нче Украина фронты сафларында фашистларны кыйный.

    Авырлыклар кеше чыдарлык түгел иде, ат көче таләп ителә торган дисәң, дөресрәк булыр, дип искә ала иде Анастасия Дмитриевна. Аның әйтүенчә, кырда кыска гына вакытка ял итәргә туктый торган булганнар. Мөмкинлек булса, учак тергезгәннәр. Мөгаен, тыныч вакытта бу романтикалы, матур күренеш булыр иде – әйтик, ап-ак кар каплаган кышкы басуда учак яна. Әмма ул авыр чорда бу матурлык турында уйларлыклары булмагандыр шул. Су кайнап чыгуга, кызылармеец кайнар чәй белән туңган ипине һәм консервны тиз-тиз чәйнәп йота да, аннан-моннан гына җайланган урынга авып йокыга да китә...

    Ә яу кырыннан яралыларны алып чыгуның авырлыгы!

    –Фашист нәкъ менә сиңа төбәп ата кебек иде,–дип искә төшерә иде Анастасия Дмитриевна. –Пуля һәм снарядлар бик озак оча сыман тоела, син һәр күзәнәгең белән аларның килеп бәрелүен, җирне актарып ташлавын көтәсең. Сугышта әнә шулай үлемнән каласың. Ике снаряд арасында. Ике пулемет яисә автомат чиратлары арасында.

    Кайчагында яралы әйтә торган була: “Сестра, ташла мине, мин инде яшәрлек түгел. Үзебезнекеләргә таба шуыш”. Дулкынландыргыч кайгырту да, кызгану да була бу сүзләрдә. Әмма санитарка аларга колак салмый, яралыны өстерәвен дәвам итә. Командование санитарка Мукусеваны “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкли. Сугышчан характеристикада мондый сүзләр бар: “...Март аендагы хәрби операцияләр вакытында миналы кырдан авыр контузияле командирны һәм авыр яраланган сугышчыларны алып чыкты. Үз тормышын куркыныч астына куеп, аларга беренче медицина ярдәме күрсәтте. Авырулар һәм яралылар санитарка Мукусеваны яраталар, хөрмәт итәләр, аңа рәхмәтләр юллыйлар...”

    Сугышта “Батырлык өчен” медале бик югары бәяләнгән. Якташыбыз Вера Григорьевна Морелева әнә шул сугышчан бүләккә ия була. Аны медальгә тәкъдим итү кәгазендә болай язылган: “...Сержант В.Г.Морелевага 1946 елның 25 февраленнән 26 сына каршы төндә Викау районында өлкән лейтенант Козлов төркеме белән бергә контроль әсирне кулга төшерү бурычы куелган иде. Иптәш Морелева төркем белән алгы сызыкка чыга һәм, дошман оборонасын күзәтеп, төркем сугышчан сакка һөҗүм итә. Ип. Морелева автомат уты белән төркемгә ярдәм итә һәм ике немецны үтерә. Төркем бер немецны әсирлеккә төшерә һәм югалтуларсыз частька әйләнеп кайта”.

    Богдан Хмельницкий орденлы Кызыл Байраклы 2 нче Аерым Уман Гвардия полкы составында Антонина Сергеевна Тимофееваның абруе зур була. “Шәхси сугышчан батырлык яисә казанышны кыскача конкрет бәяләү” документында аның турында  мондый бәяләмә бирелгән: “Полкта телеграфист-морзист белгечлеген үзләштерде... Хезмәт итү чорында теләсә нинди хәлләрдә мөһим оператив документларны тапшыруны тәэмин итә. Күп тапкырлар ВПУ командасы составында, аппарат янындагы эш урыныннан китмичә, гаять авыр обстановкада эшләде. Хәрби хезмәтне җиренә җиткереп башкаруы өчен иптәш Тимофеева “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнүгә лаек”. Бу батыр кызлар барысы да, бәхеткә, сугыштан исән-сау кайталар.

    Фронттан исән кайткан Казанкова (Самаркина) Мария Александровна, Казанкова (Ямушкина) Таисия Тимофеевна, Крылова Лидия Кузьминична, Лукоянова Таисия Васильевна, Морелева Полина Алексеевна, Таратина Дарья Егоровна, Шумкова Варвара (безнең хастаханәгә Чуашиядән эшкә килгән  бу шәфкать туташының, кызганыч, эзләре югалган) да утта сыналып, Ватанга тугрылыкларын лаеклы төстә раслаган якташларыбыз. Әнә шундый буын, шундый комсомол кызлар алар – куркусызлар, тәвәккәлләр, эшлеклеләр һәм мәрхәмәтлеләр, ышанычлы дуслар, тугры сөйгәннәр, Ватан өчен авыр көннәрдә корал тотып аны саклаган  батырлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: