Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: профсоюзлар хезмәт кешесен ничек яклый ала

    Безгә Татартсан Профсоюзлар федерациясе вәкилләре килде. Алар башлангыч профсоюз оешмалары активистлары белән очраштылар, хезмәт кешесенең хокукларын саклау турында сөйләштеләр, шул юнәлештә кабул ителгән яңа законнарның асылын аңлаттылар.

    Очрашуда катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән видеофильмнарны карагач, һөнәри берлекләрнең әле дә эшләп килүенә, яңа капиталистик мөнәсәбәтләр урнашып килгән җәмгыятьтә эш кешесе хокукларын якларга тырышуына сөендек. Моны Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров чыгышыннан да аңладык. Ә күбрәк мәгълүматны федерация белгечләре җиткерде.

    –Кеше гомереннән һәм сәламәтлегеннән дә кадерлерәк берни юк. Һәр җитәкченең изге бурычы – аның кулы астында эшләүчеләр өчен имин хезмәт шартлары булдыру, аларның сәламәтлеген кайгырту,–дип башлады сүзен баш хезмәт инспекторы Ирина Андина. Узган елда профсоюзлар системасында хезмәт инспекциясе барлыкка килүгә 100 ел тулган икән. Бу уңайдан республикада төрле чаралар үткәргәннәр. Шул исәптән, хезмәтне саклау юнәлешендә дә. Әйтик, кайбер норматив актлар заманага туры килми, искергән дип табылган, аларның яңалары эшләнгән. Хезмәт шартларын куркынычсыз итү буенча эшләгәннәр әйбәт нәтиҗә биргән. Мәсәлән, профсоюз оешмалары булган предприятиеләрдә соңгы ун елда хезмәт урынында җәрәхәт алу очраклары 4 тапкыр кимегән. Шулай да былтыр мондый очраклар саны 285 кә җиткән. Аларның 39 ында эшче-хезмәткәрләрнең гомере өзелгән, 135 кеше авыр җәрәхәтләнгән. Безнең районда исә быел “Хузангай” җәмгыятендә булган шундый хәл – 9 июльдә трактор әйләнеп капланып бер механизатор үлгән.

    –Хезмәт урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре бозылган өчен салынган штрафлар 39 миллион сум тәшкил итте. Әмма җитешсезлекләр моның белән генә бетми шул. Предприятиеләрдә бәхетсезлек  очракларының төп сәбәпләре – хезмәткәрләрне тиешенчә укытмау, өйрәтмәү, дисциплинаның түбән, эш шартларының начар булуында. Исемлектә 200 дән артык һөнәри авырулар теркәлгән, алар арасында ишетү сәләте кимү, сулыш органнары чирләре, вибрация китереп чыгарган авырулар ешрак очрый. Авыл хуҗалыгында эшләүче машина белән саву операторларына, механизаторларга һөнәри авыру дигән диагноз еш куела. Анысы да кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итсә генә. Шуңа күрү диспансерлаштыру, медицина караулары үтү бик мөһим. Ә биш елга бер тапкыр психиаторда тикшеренергә кирәк. Хезмәт урыннарына бәя бирү турында да онытырга ярамый,–дип бик борчылып сөйләде белгеч.

    Хезмәт кешесенә хокук ярдәме күрсәтү, хезмәт хаклары һәм башка түләүләр тоткарланганда нинди чаралар күрү, авылда яшәп эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек эш атнасы, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү кебек мәсьәләләрне федерациянең бүлек начальнигы Гүзәл Мингалиева аңлатты.

    –Профсоюзда әгъза булып торган һәркемгә теләсә кайчан бушлай юридик ярдәм күрсәтәбез, мөрәҗәгать итегез,–диде ул, катлаулы очраклар килеп туганда Профсоюзлар федерациясенә мөрәьҗәгать итәргә киңәш биреп.

    Гражданнарның  пенсиягә хокуклары, пенсия күләменең ничек исәпләнүе кебек мәсьәләләргә җәмгыяви сәясәт идарәсе бүлеге белгече Анастасия Ерохина ачыклык кертте.

    –2016 елның июленнән “Хезмәт ветераны” исеме бирү өчен шарт булып торган дәүләт бүләкләре исемлеге үзгәртелде. Хәзер мондый исемгә Россия Федерациясе бүләгенә ия булучылар гына өметләнә ала,–дип “сөендерде” ул залдагыларны.

    Профсоюзлар федерациясе вәкилләре әйтүенчә, бүген минималь хезмәт хакын арттыру хакындагы тәкъдим белән бары һөнәри берлекләр генә чыга, ә хезмәт кешесен яклауга юнәлтелгән тәкъдимнәрне закон рәвешенә җиткерү бик авыр икән. Әмма Татарстанда бүген 780 мең кеше профсоюз әгъзасы булып тора. Бу инде зур көч, димәк, хезмәт шартларын яхшырту, хакларын арттыру кебек мәсьәләләрне күтәреп чыгу, кирәкле җиргә ишеттерү өчен мөмкинлекләр бар. “Бердәмлек кенә кирәк безгә!”–диләр әнә федерация вәкилләре дә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: