Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы прокуроры ярдәмчесе Әнвәр Шакиров кипкән үлән яндырганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәгән өчен зур штрафлар турында искәртә

    ​​​​​​​“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль закон нигезендә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, хәзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче һәм бүтән авыл хуҗалыгы оешмалары үз эшчәнлекләрен алып барганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәргә тиешләр.

     

     

     

    Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре буенча,  торак пунктларда, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә җирләрендә, шулай ук махсус билгеләнгән җирләрдә кипкән үлән яндыруны бары тик җилсез һава торышында гына башкарырга ярый. Моннан тыш, кипкән үлән яндыру участогы якындагы объекттан ким дигәндә 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Аның тирәсендәге территориянең коры-сарыдан, чыбык-чабыктан чистартылган булуы, ә бу эштә катнашучы кешеләрнең янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителүе зарур. Кипкән үләнне яндыру өчен җаваплы кешеләрне әлеге эшләр башкарылган территориядә урнашкан оешманың җитәкчесе билгеләргә тиеш.

    Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен аерым кешеләргә кисәтү яисә 2000 нән 3000 сумга кадәр штраф төсендә административ җаваплылык каралган. Янгынга каршы махсус режим шартларында әлеге кагыйдәләрне бозган затларга исә 2000 нән 4000 сумга кадәр штраф яный. Ә инде янгын хәвефсезлеге  таләпләрен үтәмәү аркасында ут-күз чыгып, ул чит милекне юк итүгә һәм зарарлауга китерсә я булмаса кеше сәламәтлегенә җиңел я уртача авырлыктагы зыян салса, гаепле кешедән 4000 нән 5000 сумга кадәр күләмдә штраф түләтү күздә тотыла.

    Мондый хокук бозулар турындагы эшләрне федераль дәүләт янгын хәвефсезлеге органнары карый.

    Үлән яндыру урман үсентеләрен юк итүгә китерсә, бу инде РФ Җинаять кодексының 261 маддәсендә каралган җинаять кылу дип бәяләнә.  Әлеге маддәнең  беренче бүлегендә –ут белән саксыз эш иткән өчен 200 дән 400 мең сумга кадәр штраф, ә өченче бүлегендә –ут төрткән өчен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф каралган. Штрафтан тыш, саксызлык өчен дә, усал ният өчен дә гаеплене мәҗбүри яисә сынау эшләренә җәлеп итәргә, шулай ук 10 елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итәргә  мөмкиннәр.

    Әнвәр Шакиров,

    район прокуроры ярдәмчесе.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: