Әлки районы: ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясендә мөһим мәсьәләләр каралды
Күптән түгел ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшчәнлекне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Аның эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин, район прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина катнаштылар.
Ришвәтчелекнең икътисад үсешенә аяк чалучы, җәмгыять тормышы нигезләрен җимерүче яман күренеш икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Аны булдырмас өчен районда ниләр эшләнә соң? Бу турыда киңәшмәдә һәркайсы үз тармагы буенча белгечләр чыгыш ясады. Әйтик, Татарстан Финанс министрлыгы каршындагы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды төбәк вәкиле Айрат Вәлиев районның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәменең ничек күрсәтелүе хакында хәбәр итте.
–Кече бизнеска ярдәм чаралары хакында эшмәкәрләр хәбәрдар, алар финанс һәм консультатив, юридик булышлык чараларыннан теләп файдаланалар. Болар – түбән процент ставкалы кредитлар, җитештерелгән товарны яисә күрсәтелә торган хезмәтләрне алга сөрү, яңа эш алымнарына өйрәтү буенча укулар үткәрү һәм башкалар. Алар буенча бернинди киртәләр юк, теләгән һәркем кирәкле документлар әзерләп, программаларда катнаша ала,–диде ул һәм үзенең сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00-12.00 сәгатьләрдә күпфункцияле үзәктә (6 нчы тәрәзә) кабул итүен әйтте.
Комиссия утырышында “көнкүреш ришвәтчелеге” дип аталган яман күренеш хакында да сүз булды. Бу тема буенча район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев чыгыш ясады.
–Безнең учреждениедә коррупциягә каршы сәясәт гамәлгә ашырыла. Баш табиб боерыгы буенча махсус комиссия төзелде. Даими рәвештә “кайнар линия” эшли, район халкы арасында тема буенча сораштырулар уздырабыз. Кайсы хезмәтләрнең түләүле булуын күрсәтүче стенд урнаштырылган. Пациентлар табибка электрон язылалар, моның өчен 2 терминал эшләп тора. Дөрес, кайчак электрон язылу белән реаль кабул итү вакыты туры килми. Әмма без ул аерманы киметү өчен чаралар күрәбез. Табибларның эш графигын интернетта бик ансат табып була,–диде чыгыш ясаучы.
Сәламәтлек һәркем өчен бик тә мөһим мәсьәлә бит, шуңа күрә табибка сорауларның шактый булуы аңлашыла да. Әйтик, нинди хезмәтләр түләүле соң?
–Мәҗбүри мидицина иминиятләштерүе буенча барлык хезмәтләр дә бушлай. Әгәр инде пациент өстәмә тикшерүләр үтәргә тели, ә алар сәламәтлек торышы буенча ашыгыч түгел икән, аларны түләүле нигездә үтәргә тәкъдим итәбез,–дип җавап бирде бу сорауга Игорь Леонтьев. Ләкин аның, әйтик, йөрәккә УЗИ тикшерүен бу очракта ике ай көтәргә туры киләчәк, дигән җавабы залдагыларны аптырашта калдырды.
“Больничный” кәгазе хәзер шулай ук электрон языла, димәк, ялган кәгазьләр булмаячак. Хастаханәнең, поликлиниканың эчтән-тыштан видеокүзәтүгә алынуы да ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Табиблар, шәфкать туташлары белән даими рәвештә матди үсендерүләргә (ягъни бүләк бирү һ.б.) юл куймаска тиешлеге хакында әңгәмәләр үткәрелә...
Болар турында сөйләгәннән соң да әле Игорь Леонтьевка шактый сорауларга җавап бирергә туры килде. Ә Александр Никошин бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырбыз, дип билгеләп үтте.
Утырышта район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Әсхәт Гарипов төзелешкә рөхсәт документларын бирү тәртибе турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул бу рөхсәтне бирүнең дәүләт билгеләгән сроклары үтәлүен, күпбалалы гиләләрнең барысының да җир кишәрлекләре алуын һәм башкаларны әйтеп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Тимур Биляев муниципаль кирәк-яраклар һәм хезмәтләр сатып алуның контракт системасы хакында закончалык үтәлеше турында хәбәр итте.
Комиссия әгъзалары утырышта каралган мәсьәләләр буенча карар кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев