Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: “Руль артына соңгы тапкыр утырган көнем гомергә онытылмый”,–ди күзләр буенча беренче төркем инвалид Марс Хуҗин

    Дөньяның матурлыгын, аның төс-бизәкләренең төрлелеген күрә алу – зур бәхет.

    Ә бит арабызда табигатьнең бу олы бүләгеннән мәхрүм булучылар да бар. Кемдер шундый кимчелек белән дөньяга килсә, икенче берәүләр яши-яши, теге яки бу чир  аркасында күрү сәләтен җуйган. Алар арасында төрле язмышлы кешеләр бар. Әмма күбесенең, дөнья яктысын күрә алмаса да, күңел яктылыгыннан мәхрүм булмавы, ихтыяр көчен саклап, тормыштан ямь табып яшәве сокландыра. 

     

    Түбән Әлки авылында яшәүче, күзләре буенча  беренче төркем инвалид Марс Хуҗин янына без, кабул итәрләрме, ачылып сөйләшерләрме, дип икеләнебрәк килгән идек. Юкка борчылганбыз, ул үзе дә, җәмәгате Рәхилә дә бик ачык, кунакчыл, ихлас күңелле кешеләр булып чыкты. Бу гаиләнең тырышлыгы, эшчәнлеге турында авылдашларыннан ишетеп белә идек инде. Чыннан да, капка төбеннән башлап һәр җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Без килгәндә хуҗалар бакча артында печән төргәкләрен урнаштыру белән мәшгуль иделәр. Ишегалдында радио сөйләп тора. Начар күрүче яисә бөтенләй күрмәүчеләргә хас булганча, Марс абый да радио белән дус, күп мәгълүматны, хәбәрләрне шуннан тыңлый икән.

    ...Мәктәптә укыганда ук Марсның уң күзе начар күрә торган булган. Алай да ул, зиһенлелеге, тырышлыгы белән алдырып,  мәктәпне уңышлы тәмамлый (ган), Болгарда укып шофер һөнәре ала. Армия сафларында хезмәт итә. Бу вакытта инде күз күрүе тагын да зәгыйфьләнгән була.

    –Ул чакта бит солдатка китүчеләрне хәзергедәй җентекләп тикшермиләр иде. Казанда хәрби комиссариатта комиссия үткәндә “кем нидән зарлана?” дип кенә сорадылар. Мин, билгеле, күзләрем турында белгертмәдем. Яшьтәшләрем белән бергә бик тә армиягә китәсем килде. Әйбәт кенә хезмәт итеп тә кайттым,–дип сөйли ул, яшьлек елларын искә алып.

    Солдаттан кайткач егет “Сельхозтехника” берләшмәсенә шофер булып урнаша. Бик ярата ул хезмәтен,  “ГАЗ-53” машинасын карап-тәрбияләп кенә йөртә. Тормышы да гөрләп бара – берләшмәдә бухгалтер булып эшләүче Яңа Чаллы кызы Рәхилә белән яратышып йөриләр, 1978 елда гаилә дә корып куялар. Тик менә күзләренең көннән-көн начаррак күрүен сизә Марс. Инде сул күзе дә сүнә бара.

    –1978 елның 25 сентябрен гомер онытасым юк. Бу көнне машина руле артына соңгы утыруым булган икән. Ул чактагы гараж мөдире Мөдәррис Шәйхетдиновка әйттем: “Алдан баручы машинаның номерын да күрмим. Хастаханәгә барырга кирәктер инде”, дим. Машинамны бөтенләйгә куюым дип башыма да китермәдем. Дәваланып, кабат яраткан эшемә кайтырмын дип өметләндем. Әмма насыйп булмады шул,-ди уфтанып Марс абый.

    Республика клиник хастаханәсенең күзләр бүлегендә ай ярым тикшерелә, дәвалана ул. Ләкин алга китү сизелми. Өметен өзмичә, хастаханә юлларын шактый таптаса да, дәваланулар бернинди нәтиҗә бирми.

    –Табиблар “атрофия диска зрительной системы” дигән диагноз куйдылар, күзләрнең нервлары үлгән, дип аңлаттылар,–ди.

    Бу чир аларда нәселдән килә икән. Марс абыйның әнисе Гадилә апа да, аның ике кыз туганы да күзләренә зарланмаган. Ә менә энеләре дөм сукыр булган. Марс абыйның туганнан туган биш абый һәм энесенең барысына да бер үк төрле диагноз куелган.

    24 яше тулыр-тулмас беренче төркем инвалидка әйләнгән типсә тимер өзәрлек чибәр егетнең ниләр кичерүен күзаллавы кыен түгел. Аңа үз хәле белән килешми чара калмый. Әмма Марс кул кушырып өйдә утырмый, күп эшләрне күзләре күрмәгән килеш тә башкарырга җайлаша. Ул бит гаилә башлыгы. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – өч кызлары дөньяга килә. Әнисе, хатыны, балалары өчен үзен җаваплы тоя Марс.

    Алар бөтен эшне хатыны белән бергәләп башкарырга өйрәнәләр. Бергә урманда агач егалар, печән чабалар, терлек карыйлар. Дуслары, хезмәттәшләре ярдәме белән зур өй җиткереп керәләр.

    Кызлары да үсеп җитеп кул арасына керә башлый. Йорт-җирдәге теләсә кайсы хезмәткә курыкмый алынучы бу балаларга бөтен авыл соклана. Алар ат та җигә, чалгы да суга, печән дә хәзерли, абзардагы эшләрне дә башкара. Ир-ат эшләрен әтиләре өйрәтеп, киңәш биреп тора. Инде өч кызлары да үз гаиләләре белән яшиләр, кияүләре дә әби-бабасына шундый ярдәмчелләр икән.  

    Гомумән, эшле дә, ашлы да бу йорт. Марс белән Рәхилә гомергә күп итеп мал-туар асрыйлар, ат тоталар. Бүген дә ике сыерлары, таналары, ике бозаулары бар. Тормышлары һәрьяклап мул, җитеш.

    Ике күзе дә күрмәсә дә, Марс абый йорт-җирдә шактый иркен йөрергә өйрәнгән. Һәр эш коралының билгеле урыны бар, кирәгенә аларны да куллана. Әкрен генә авыл урамында да йөри.

    –Кешенең кайсыдыр әгъзасы зәгыйфь булса, бүтәннәре көчлерәк була бит. Минем дә шулай: күзләрем күрми, аның каравы колакларым яхшы ишетә, тоемлавым көчле, зиһенем яхшы. Кешенең тавышын  хәтердә калдырам, йөзен күрмәсәм дә, тавышы буенча таныйм,–ди ул.

    Әлбәттә, һәр хәлдә, һәр эштә аның төп терәге – хатыны Рәхилә апа. Көләч йөзле, мөлаем, уңган һәм тыйнак бу ханым үзе сабырлык һәм нәфислек үрнәге.

    –Мин гомерем буе  Рәхиләмә рәхмәтле, аңа бурычлы,–ди Марс абый. –Ул бер генә мәртәбә дә, син сукыр, дип телгә дә алмады. Гомергә мине хөрмәтләп, зурлап яшәде. Әни белән 40 ел каенаналы-киленле тату, матур тордылар. Әни быел гыйнвар аенда 92 яшендә вафат булды. Өч ел урын өстендә ятты, Рәхилә аны яшь баладай тәрбияләде.

    Аларның күңелләре дә, ишекләре дә һәркем өчен ачык. Тормыштан, хезмәттән ямь табып, һәр көнгә сөенеп яшиләр. Быел җәй урамнарына таш юл ясаганнар, шуңа куанып туймыйлар.

    –Тормыш шулкадәр матур, рәхәт. Зарланырлык бер генә дә сәбәп юк. Һәркем саулык-сәламәтлек белән, гаилә бәхетенә тиенеп яшәсен, – дигән теләкләр белән озатып калдылар безне Марс һәм Рәхилә Хуҗиннар.

       

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: