Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Сабан туе 16 июньдә үтәчәк

    ​​​​​​​Шулай итеп, район Сабан туе көне билгеләнде – ул 16 июньдә, шимбә көнне узачак.

     

    Бу хакта район башлыгы Александр Никошин үз фәрманын чыгарды. Сабан туен үткәрү комиссиясе дә расланды.

    Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе быел да гадәттәгедән бераз соңрак үткәрелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны Ураза ае тәмамлангач уздыру турында (республика районнарында – 16-17 июньдә)  Указ чыгарган иде.

    Милли бәйрәмебез бездә бик җайлы көнгә билгеләнгән. Сабантуй  алдыннан 15 июнь Ураза бәйрәме буларак ял көне санала. Димәк, елга бер килә торган бөтенхалык бәйрәменә кайтучылар күбрәк булыр. Ә Сабан туе күп кунаклар белән бигрәк тә кызык һәм җанлы уза. Бәйрәмнән соң тагын бер көн ял булу да бик җайлы.

    Билгеле,  Сабан туе үткәрүнең мәшәкатьләре бик күп. Аңа әзерлек эшләре  башланды инде.

    Гомер-гомергә милли бәйрәмебез күмәк көч, уртак тырышлык белән үткән. Быел да бу эшкә күпләр үз өлешен кертер дип ышанабыз. 

    Район Сабан туе бу юлы да традицион бик матур урында –“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак. Моның белән бәйле шатлыклы хәбәрне дә җиткерәбез. Көн яңгырлы булса да, бәйрәм җиренә бару-кайту куркынычы юк хәзер. Сабантуй урынына бару юлына ныклы итеп таш юл түшәлде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 февраль 2018 - 09:13
      ГАЗИНУР ФӘТТАХОВ - ГЕР СПОРТЫ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ. ВИДЕО
    • Әлки районында Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов булып китте
    • Әлки район хакимияте һәм башкарма комитеты, мәдәни учреждениеләр коллективларының отчет концерты
    • концерт
    • Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы концерты
    • Алпар урта мәктәбендә волейбол буенча турнир
    • “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясе
    • Нәби Дәули исемендәге V ачык фәнни-тикшерену конференциясе
    Ночной режим