Әлки районы: Сөенечле никах туе якынлашкан көннәрдә Наил Вәлиуллинның соңгы туен үткәрделәр...
Рамил белән Зөлфия мәш килеп туйга әзерләнделәр. Инде бөтен кирәкле әйберләр алынган, никах, туй мәҗлесләренең ничек узасы нечкәлекләренә кадәр уйланган, кунакларга чакыру кәгазьләре күптән таратылган иде. Зөлфия бөтен авылны килен төшерү тантанасына – Әхмәт йоласы буенча “чикләвек җыярга” чакырды... Авыл гына түгел, бөтен тирә-юнь халкы җыелды аларга. Әмма шатлыклы никах туена түгел шул, газизләре Наилнең соңгы туена, аны мәңгелеккә озатырга.
“Телефоны җавап бирмәде”
Кызлары Ләйсән күптән гаиләле, инде дүртенче бәбиләрен көтәләр. Менә төпчекләре – уллары Наилне өйләндерергә, башлы-күзле итәргә дип сөенечтән иңнәренә канат үскәндәй очып йөриләр иде. Әмма ул шатлыкларны кичерергә насыйп булмаган икән.
Тормышларын хәсрәт күләгәсе каплаган ул көнне Зөлфия куркыныч төш сыман искә ала:
–15 июль дүшәмбе көн иде бит. Балаларның никахына ун көн генә калып бара, шунда берничә генә әйбер аласы бар иде. Күршеләрнең машина белән Матакка баруларын белдем дә, тиз генә җыенып алар белән китеп бардым. Кирәкле әйберләр дә очрады. Булды, инде бөтен нәрсә әзер. Никтер бу шатлыкны шунда ук Наилем белән уртаклашасым килде. Эш вакытында аңа бер дә шылтыратмый идек югыйсә. Улымның телефоны җавап бирмәде. Моңа бер дә борчылмадым, эше кызудыр, дидем... Авылга кайтып җитеп, үзебезнең тыкрыкка борылганда күрәм: Рамил безне көтеп тора, куллары күзләрендә. Карале, ирем мине бинокльдән карап каршы ала, дим. Ә ул күз
яшьләрен сөртеп торган икән...
Кешегә ярдәмле гаилә бу
Әйтеп бетергесез авыр булса да, алар бөтен көчләрен җыеп сабыр итәргә, хәсрәтләрен, күз яшьләрен берсенә берсе күрсәтмәскә тырышалар. Рамил белән Зөлфия Вәлиуллиннар 30 елдан артык инде шулай бер-берен тулыландырып, бер-берсенә терәк булып яшиләр. Алар бәхет эзләп читкә китмәделәр, төп нигезне таркатмый гомер иттеләр, әти-әниләрен хөрмәтләп тәрбияләделәр, олылап соңгы юлга озаттылар.
Рамил – гомерлек тракторчы, “Кызыл Шәрык” агрофирмасының тырыш, җаваплы эшчесе. Яшьлегендә алдынгы савымчы булган Зөлфия үзмәшгуль булып теркәлеп, күпләп кош-корт үстерә. Алар гомергә күкрәк көчләре, намуслы хезмәт белән яшиләр. Кешегә дә бик ярдәмлеләр. Авылда сугым буламы, каз өмәсеме – берсе дә Зөлфиядән башка үтми. Бер эштән дә курыкмый, җаен белеп, яратып эшли ул. Кешенең шатлыгын да ихластан уртаклашалар, хәсрәт килсә дә булышырга ашыгалар алар. Күрше-тирәдә зур мәшәкать булса, Зөлфиянең мунчасы яккан, коймагы туглаган.
Менә 6-7 ел инде Зөлфия бик сирәкләрнең генә көченнән килә торган игелекле хезмәт башкара – мәетләр юа. Авыл халкы аңа моның өчен бигрәк тә рәхмәтле. Балалары да аларның үзләренә охшап, әби-бабайлы ишле гаиләдә тәрбияләнеп тәртипле, тырыш булып үсте.
Тапкыр сүзле, уен-көлкегә оста Зөлфия кешегә бәйрәм дә ясый белә. Авыл көннәре үткәргәндә башлап йөри, оештыру осталыгы белән теләсә нинди чарага җан өрә ул. Авыл клубына артистлар килсә, аларны зур каз бәлеше пешереп сыйлаучы да, юмор катыш оригиналь итеп сәхнәдә сәламләүче дә Зөлфия. Шул яхшылыкларын истә тотыптыр, кайгы хәбәрен ишетүгә, бар эшен ташлап аларга җырчы Фирдүс Тямаев килеп җитте, шул авыр мәлләрдә көне буе янәшәләрендә булды, булдыра алганча юатты, тынычландырды. Әле дә хәлләрен белешеп тора.
Сокланмаган кеше юк иде
Бигрәкләр дә уңган бала иде Наил. Тыңлаучан, кешелекле, эш сөючән булды. Кечкенәдән йорттагы бөтен эшкә өйрәнде. Әнисе берәр җиргә китсә сыер да сава, идән дә юа, хәтта токмач кисеп аш та пешерә иде. Мәктәптән соң Казанда училищеда укып профессия алды. Армия сафларында хезмәт итеп кайтты. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”–бу сүзләр нәкъ менә Наил турында иде. Ул нинди генә һөнәр үзләштермәде. Төзелештә агач эшеме, ташмы, электр, сантехника – барысын да белде. Йорт я фатирны төзүчеләрдән кабул итеп алып, курчак оясыдай ясап чыга иде. Аның осталыгына, булдыклылыгына сокланмаган кеше юк иде. “Казаннан кайта да эшкә ябыша. Куллары алтын инде, ниләр генә төзеп бетермәде”,–дип күрше- тирә исе китеп сөйли иде. Әйе, өйләрендә бөтен нәрсәдә – Наилнең куллары эзе. Бүлмәләрне ремонтлаган, яңа өйалды ясаган, мунчаны эшләп чыккан. Мунчага өстәп, җәй дә, кыш та файдаланырлык зур ял бүлмәсе корып куйган. Әнисенә йорт эшләрен башкару өчен нинди генә уңайлыклар тудырмаган. Һәр нәрсәне уйлап, мәлен белеп, җиренә җиткереп эшләвенә исең китәрлек. Әле башлап, төгәлләргә өлгермәгән әллә никадәр эше калган...
Әти-әнисенә бик булышты Наил. Һәр эштә аларның ышанычлы терәге булды. Барлык зур мәшәкатьләргә, шул исәптән туена да акчаны үзе эшләде. Әти-әнисен тирән бер хөрмәт белән яратты ул. Нинди эшкә тотынса да алар белән киңәште, аларны гел кайгыртты. Рамил белән Зөлфияне, апасының балаларын Казанга циркка, аквапаркка алып барып ял иттерергә дә вакыт таба иде.
“Күзләр генә тигәндер”
Ул кояш кебек, җылысы һәркемгә җитә иде. Ат кебек эшләде дә, матур итеп ял да итә белде. Яшьләр җыелышкан җирдә Наил булса, ул кичәнең күңелле, рәхәт үтәсе билгеле иде. Һәркемнең күңелен күрә, мәзәкләре, тапкыр сүзләре белән кешенең кәефен күтәрә, көлдерә иде. Аның ярдәмчеллеген, игелеклелеген сөйләп бетерә алмыйлар. Гозер белән килсәң, кире кага белми иде, диләр. Ә алтын куллы остага кешенең гозере күп төшә. Әнә дусты Ирек йорт сала башлагач, борчылма, капканы, койманы үзем ясап бирәм, дип ышандырган булган. Авылга ялга кайткан саен студентларны утыртып китә, һәркайсын яшәгән җиренә кадәр таратып йөри иде, диләр.
Олыны олы, кечене кече итә, хатын-кызларга бик ихтирамлы иде. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәте Вәсилә белән алты ел дуслашып йөрделәр. 16 августта Наилгә 27 яшь тулырга тиеш иде, туйны да шул көнгә билгеләделәр. “Мин Вәсиләне күтәреп кенә йөртәчәкмен”,– дигән булган ул әнисенә. Йөртер иде, менә дигән ир, гаилә башлыгы булыр иде ул. Әмма мәгънәсез, рәхимсез үлем чәчәк кебек чагында аның гомерен өзде... Казан янында төзелә торган зур бер объектта иң катлаулы хезмәткә – югарыда буяу эшләрен башкаруга алынган Наил. Кемнеңдер җавапсызлыгы, мәнсезлеге аркасында биектә эшләү ныгытмалары тиешенчә беркетелмәгән булган, ул шуннан егылып һәлак булды.
Аны барыбыз да өзелеп сагынабыз, юксынабыз, арабызда булмавына ышана алмыйбыз. “Улыбыз Казанда гынадыр, менә-менә кайтып керер кебек”,–диләр, бер-берсен юата-юата әти-әнисе.
“Күзләр генә тигәндер”, “Бакый дөньяга да шундый яхшы кешеләр кирәктер, күрәсең”, диләр Наилне белүчеләр. Урыны җәннәттә булсын. Бу язмабыз Наилнең рухына дога булып барсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев