Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы сәламәтлек саклау ветераннарына мактаулы исем бирелде

Район сәламәтлек саклау системасында күп еллар нәтиҗәле хезмәт иткәннәре өчен бер төркем медицина хезмәткәрләренә “Татарстан Республикасының шәрәфле сәламәтлек саклау ветераны” исеме бирелде.

Әлеге мактаулы исемгә элекке баш табиб Әнәс Яруллин, элекке медицина статистигы Валентина Афанасьева, Югары Әлки фельдшер-акушерлык пункты  мөдире булып эшләгән Рузалия Фәтхетдинова, поликлиниканың физиотерапия кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт куйган Рәминә Фәретдинова, табиб-педиатр шәфкать туташы булып эшләгән Зинаида Баганова, өлкән фельдшер Асия Гобәйдуллина, Яңа Салман табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы булган Рәшидә Сәйфетдинова,район үзәк хастаханәсенең элекке өлкән шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева лаек булдылар.   

“Татарстан Республикасының шәрәфле сәламәтлек саклау ветераны” исеме түш билгеләрен аларга муниципаль район советы утырышында район башлыгы Александр Никошин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев