Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: сәркатипнең төп сере

    Бу көннәрдә Мәдинә Вәлиева күркәм юбилеен билгеләп үтте. Тиздән тагын бер түгәрәк дата көтелә – аның Карга авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре вазыйфасында эшли башлавына нәкъ 20 ел була. Күп балалы ана һәм кайгыртучан ир хатыны, яраткан дәү әни, уңган хуҗабикә булган бу сөйкемле ханым ничек соң барысына да өлгерә, башкаручанлык, төгәллек, кешеләргә игътибарлы һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт кебек сыйфатларын саклап кала ала? Аның хезмәт вазыйфалары гаять катлаулы, бик еш эш сәгатьләре белән генә чикләнми, кайчагында ял һәм бәйрәм көннәрен дә эшкә багышларга туры килә бит.

    Бик күпләрне, бигрәк тә хатын-кызларны кызыксындырган әлеге сорауга җавап бирү өчен без бу гаҗәеп мөлаем һәм ачык күңелле ханым белән очраштык.

    Барысын да тәртип белән сөйлик әле. Иске Салманда туып үскән кыз мәктәпне тәмамлагач Казан электр элемтәсе техникумына  укырга керергә була. Сәбәбе дә бар – җирле почта бүлекчәсе җитәкчесе лаеклы ялга китәргә җыена, ә авылда аны алыштырырга белемле белгеч юк икән. Һәм ул имтиханнарны уңышлы тапшырган Мәдинәнең әтисе Гарифулла агадан кызын элемтәче профессиясенә укытуны сорый.

    Өлкәннәр сүзен тыңлап, кыз элемтәче һөнәрен үзләштерә һәм дипломлы белгеч булып туган авылына кайта. Биредә ул бик эшлекле һәм чибәр егет – авыл советы рәисе Әнвәр Вәлиев белән таныша. Яшь җитәкче кыска гына вакыт эчендә бу төбәктә үз кешегә әйләнеп өлгергән була инде. Яшьләр озакка сузмый өйләнешеп тә куялар. Монда аларның беренче балалары – кызлары Ләйсән дөньяга килә. Тиздән энергияле белгечне “Дружба” колхозы рәисе итеп билгелиләр.

    – Мин, декабрист хатыныдай, иремне кая җибәрсәләр шунда бардым, аңа терәк, ярдәмче булырга омтылдым. Җирле халык белән уртак тел табарга тырыштым, нинди эш булса, шуңа алындым. Бухгалтер, иминиятләштерү агенты, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем,–дип сөйли әңгәмәдәшем.

    Бу мәлдә ул күңеле белән шактый еракта калган чорга, Апак авылына кайткандай була, ихлас бер җылылык белән хезмәттәшләрен, күршеләрен, яшь балалы гаиләнең көнкүрешен җайларга ярдәм иткән авыл халкын искә ала.

    Вәлиевләр гаиләсе монда 16 ел яши. Нәкъ шул чорда бу колхоз алдынгы күрсәткечләре һәм казанышлары белән бөтен районга таныла.

    – Безнең балалар һәркайсы төрле авылларда туды. Динәбез өчен Апак – туган авылы,– дип ягымлы елмаеп дәвам итә Мәдинә.

    1999 елда Вәлиевләр гаилә башлыгының туган авылы Каргага әйләнеп кайталар. Бу вакытта күренекле җитәкчене авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә соңрак ул “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте генераль директоры вазыйфасына куела.

    Биредә әти-әнисен һәм инде үсеп җиткән апаларын сөендереп төпчекләре Әдилә дөньяга аваз сала.

    –Кызларыбызны үстерергә иремнең әти-әниләре ярдәм итте. Олы кызлар да кул арасына керде. Ә мин эшкә чыгарга булдым,–ди әңгәмәдәшем.

    Озак еллар авыл советы секретаре вазыйфасын намус белән башкарган Мөнирә апа Хисмәтова лаеклы ялга чыгар алдыннан үзенә алмаш эзләгән, җиңелләрдән булмаган бу эшкә алынучыга ярдәм итәргә ышандырган икән.

    Ул вакыттан бирле ике дистә елга якын вакыт үткән.  Бу чорда  сәркатип муниципаль хезмәтнең бөтен нечкәлекләренә төшенеп кенә калмаган, авылның һәр кешесе белән танышырга, дуслашырга, барлык нәселләрне, җирле гадәт һәм йолаларны белеп алырга да өлгергән. Бер сүз белән әйткәндә, ул һәр каргалы өчен якын, үз кешегә әйләнгән. Авыл турындагы “Каргауыл” китабы өчен бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүматларны да нәкъ менә Мәдинә ханым әзерләгән.

    Әлеге еллар эчендә җирлек башкарма комитеты сәркатибе өлешенә күпме зур һәм вак чаралар, сайлау һәм референдумнар, никадәр өмәләр, ярминкәләр, бәйрәмнәр һәм бик үк күңелле булмаган вакыйгалар туры килүен санап бетерерлек түгел. Шунысы хак: үзенең ачыклыгы, эчкерсезлеге, игелеклелеге белән ул авыл халкының хөрмәтен казанган.

    Моның сере гади – үз кеше булыр өчен бернинди авыр, хәтта пычрак эштән дә тайчанмаска, авылдашларның уңышларына ихластан шатлана, проблемаларын һәм хәсрәтләрен аңлый, уртаклаша белергә, аларны хәл итүдә булышырга омтылырга кирәк. Кайберәүләр, секретарь төрле белешмәләр бирү, йорт-хуҗалыклар турында мәгълүматлар җыю, киңәшмәләр әзерләү белән генә шөгыльләнә, дип уйлый. Ә бит секретарьләр  “авылны төзекләндерү” гыйбарәсе артында торган бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә – баганалар агартуда, күперләр һәм су башняларын буяуда, урманнар һәм агачлыкларны, урамнарны чүп-чардан чистартуда һәм тагын тавык та чүпләп бетермәслек бик күп эшләрдә җирлек башлыкларының уң кулы булып торалар.

    “Янәшәңдә шундый җаваплы, ышанычлы һәм белемле, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын, һәр кеше күңеленә ачкыч таба алучы белгеч булганда эш тә алга бара”,–ди Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев.

    – Халыкны яратмыйча кеше белән эшләргә ярамый. Һәркемне яхшы сыйфатлары һәм кимчелекләре белән яратырга, шатлыкта да, кайгыда да алар белән янәшә булырга, хәлләренә керә белергә кирәк,–ди Мәдинә ханым.

    Бу вакытта әле алар җирлек башлыгы белән киләсе шимбәдә иртә таңнан Казан ярминкәсенә алып барасы товарлар исемлеген төзиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: