Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы сөт җитештерүчеләр исемлегендә лидер

    .

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика терлекчелек тармагының биш айлык эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда Әлки сөт җитештерүне иң күпкә арттырган районнар исемлегендә аталды. Алдынгылар арасында шулай ук Әлмәт, Балтач, Түбән Кама, Кукмара, Актаныш районнары бар. Соңгы вакытта районыбыз терлекчеләре  тәүлек саен 157,5 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 тоннага артык дигән сүз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: