Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды төрмәдән чыгуга берничә караклык гамәле кылган бәндәне каты режимлы колониягә хөкем итте

Каты режимлы колониягә хөкем ителде

Төрмәдән чыгуга кабат җинаять юлына баса бу бәндә. Кыска гына вакыт эчендә берничә караклык гамәле  кылырга өлгерә.

Быел җәен Түбән Әлки авылында берәүнең өеннән кесә телефонын урлап чыга ул. Ә кичке караңгыда Юхмачы авылында өй верандасында торган велосипедны урлый. Бер уңайдан балыкчы кирәк-яраклары тутырылган рюкзакны да эләктереп чыга.

Ә икенче бер көнне Базарлы Матактагы “Хабиби” кибетендә ачыктан-ачык прилавкадагы товарларны урлый. Сатучының әлеге әйберләр өчен түләүне таләп итүенә колак та салмастан, җинаять урыныннан чыгып кача.

Суд утырышында әлеге бәндә бу җинаятьләрне кылуда  гаебен тулысынча таныды.

Хөкем ителүченең төрмәдән чыккач бер айдан кимрәк вакыт эчендә әллә ничә караклык гамәле кылуын исәпкә алып, суд аны бер ел алты айга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Хөкем срогын ул каты режимлы төзәтү колониясендә узачак.

Лилия Шәфикова, судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев