Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: сугыш чоры балалары – данлы игенчеләр

    Совет чорында һәркем үз язмышының хуҗасы дигән гыйбарә еш кабатлана иде. Менә мин дә бала чаклары сугыш чорына туры килгән берничә авылдашым турында сөйләргә, аларның ниләр кичерүен тасвирларга, тылда җиңү хакына ниләр эшләнүен искә төшерергә телим.

     

    Минем авылдашларым – алдынгы механизаторлар, коммунистик хезмәт ударниклары, бишъеллыклар алдынгылары Роберт Теребилов, Виталий Красильников, Федор Бадылин. Кызганыч, алар бүген арабызда юк инде. Әтиләре сугышта батырларча һәлак булдылар. Һәм бу егетләр кечкенә чакларыннан ук намуслы хезмәт белән табылган икмәкнең бәясен яхшы белделәр, аңладылар. Механизаторлар курсларын уңышлы тәмамлап, алар тракторда эшли башладылар. Әйтергә кирәк, киң профильле белгечләр булды авылдашларым: уңыш җыю чоры җитсә, удар темплар белән комбайннарда эшләделәр, кирәк икән, йөк машинасы руле артына утырдылар. Ару-талуны белми, бернәрсәдән дә шикләнми алар көчләрен, йөрәкләре кайнарлыгын, мәхәббәтләрен туган авылларына бирделәр.

    Рәхмәтле якташлары бу уңганнарны әллә ничә тапкыр авыл һәм район советлары депутатлары итеп сайладылар. Намуслы хезмәтчәннәр юлында авырлыклар да аз булмады. Чөнки үз эшләрендә осталык кына түгел, батырлык та, уйлап табу, теләсә нинди хәлдән чыгуның иң дөрес юлын сайлый белү дә кирәк иде бит. Фронтовиклар уллары өчен иң мөһиме җәмгыятькә кирәкле булу, үз һөнәрләрендә уңышка ирешү иде. Бәһасез тормыш мәктәбе сугыш чоры балаларыннан чын ир-атлар тәрбияләде.

    Роберт Теребилов аз сүзле, беренче карашка акрын кыймылдаучы булып күренсә дә, чын хезмәт кешесе үрнәге иде – намуслы, зирәк, бик тә тыйнак иде ул. Роберт Петрович шундый хакыйкать белән яшәде: кеше авырлыкларны җиңә-җиңә ныгый. Сөекле хатыны Нина вафат булганда ул әле яшь иде. Әмма Роберт сынмады, балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләде, озак еллар паралич суккан әнисен карады. Аның улы Николай бөтен Россиягә танылган “Звениговский” совхозында Иван Иванович Казанковның иң якын ярдәмчеләренең берсе.

    Виталий Красильников – сукачыларның район һәм зона конкурсларында күп тапкыр җиңгән я призлы урын алган механизатор. Тыштан бераз үзенә бикләнгән, аз сүзле булса да, аның янына һәрчак иртәшләре, дуслары җыела иде. Кешеләрне аның ачык күңеле, бербөтен холкы, приниципиаль һәм үҗәт булуы тартып торгандыр. Аның белән киңәшләшәләр, серләрен уртаклашалар иде. Һәм сөйләшеп утырырга, йөрәкләрен җылытырга дип килә иделәр. Шундый эчкерсез җңгәмәдәш янында ничектер тынычланып каласың, ышанычлы итеп тоясың. Бу кешенең эчке көче, мөлаемлыгы, үз гамәлләренә нык ышанган булуы, чын хуҗаларча тотуы гаҗәеп иде. Виталий Егоровичның хатыны Валентина, Сихтермә хастаханәсенең иң яхшы шәфкать туташларының берсе, шулай ук иртә үлеп китте. Виталий акыллы балалар үстерде, үзен чиста күңелле, намуслы һәм батыр кеше итеп күрсәтә белде. Эчкерсез, мәрхәмәтле һәм шул ук вакытта үзенә һәм башкаларга карата таләпчән – тормышта әнә шундый иде ул. Әйтергә кирәк, әтисе эзләреннән улы Николай да атлады. Бүген ул “Хузангай” җәмгыятенең баш инженеры. 2015 елда Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече дип танылган һәм грант, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде.

    Федор Бадыллинның тормыш иптәше Таисия дә гомерсез булды. Кечкенә балаларны һәм карт әнисен карарга кеше кирәк булгач, ул икенче тапкыр өйләнде. Әмма яңа хатыны Лидия дә, ике кыз бала табып, үлеп китте. Федор Петрович бу кайгы-хәсрәтне кичерә алды. Аның исеме район алдынгылары арасында булды. Федорның холкында киләчәкне алдан тоемлый белү, кайгыртучанлык, бәрәкәтле хуҗа сыйфатлары бар иде. Тәртипле, һәр эшкә оста кеше буларак ул үз хезмәтен бөтен нечкәлекләре белән өйрәнде. Колхоз эшләрендә кирәк булырдай һәр нәрсәне алдан ук әйбәтләп уйлап-әзерләп куя иде. Ирешкән уңышлары өчен Федор Петрович Бадылинны “Почет билгесе” ордены, ул заманда зур дефицит булган бишекле мотоцикл белән бүләкләделәр. Геройларымның тормышы – зур юмарт кыр. Алар шул кыр буйлап эш кешесенә хас ышанычлы адымнар белән атладылар. Минем өлкән иптәшләремнең бернинди яшрен уйлары да, серләре дә булмады. Әмма башкасы бар иде: үзеңә йөкләнгән эш өчен олы җаваплылык хисе иде ул. менә шунысы бу ир-атларны чын осталар итте, гражданлык позицияләрен ныгытты. Һәм иңнәренә канат куйды, һәр башлангычларын лаеклы тәмамларга көч бирде.

    Олег Мурзин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: