Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Татар Шәпкәсе авылында мунча янган

    11 августта Татар Шәпкәсе авылында мунча янган.

    Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, ут мунча якканда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү аркасында чыккан.

    Район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр урынга тиз арада барып җитә. Авыл халкы бу вакытта утны “авызлыклаган” була инде. Ялкын башка корылмаларга күчеп өлгерми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: