Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Түбән һәм Югары Әлки авылларында буалар ясаганнар

    Түбән Әлки авыл җирлегендә ике авылда буалар ясаганнар.

    Җирлек җитәкчелеге, су объектларының авыллар тормышында гаять әһәмиятле булуын күздә тотып, бу эшләрне тиз арада башкаруны оештырган. Су агу өчен 0,5 метр диаметрлы торбалар урнаштырганнар. Буалар төзелешендә “Амкадор” тракторчылары Ленар Сәлахов һәм Рамил Галәветдинов тырышып эшләгән. Югары Әлкидәге буа инде су белән тулган, хәзер чиратта – Түбән Әлкидәгесе. Ике буа да Кече Чирмешән кушылдыгы Ата елгасыннан “туена”. Буа суын авыл халкы  яшелчә бакчаларына сибү, терлеккә эчерү, каз һәм үрдәкләрне коендыру өчен файдалана. Әмма беренче чиратта су янгынга каршы максатларда кирәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: