Реклама
Тренер, рухани Андрей Зиньков Россия Президенты грантын откан.
Әлки һәм Спас районнары благочинные – инициативалы һәм тынгысыз кеше. Узган ел азагында Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве мәхәлләсе грант откан һәм бу акчаларга тренировкалар, лазертаг уены өчен махсус киемнәр сатып алган иде. Яңа ел тагын бер сөенечле хәбәр китерде – коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе сыйфатында проект эше язып, Зиньков Россия Президенты грантын отты. 200 мең сум күләмендәге әлеге средстволарга көрәш өчен татами сатып алырга планлаштыралар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз