Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары уйлап тапкан мотобуксир Бөтенроссия бәйгесендә беренче урынга лаек булган

Югары Әлморза төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Илшат Минсафин һәм Наил Сабиров “XXI гасырның яшь техниклары” Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар.

 Малайлар балалар иҗат йортының “Яшь техник” түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Әлеге түгәрәк белән мәктәпнең технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек итә. Аның кул астында шөгыльләнүче яшь кулибиннар, йорт-хуҗалык өчен файдалы төрле җиһазлар уйлап табып, елның-елында төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алалар.

Илшат белән Наил бәрәңге бакчасында куллану өчен мотобуксир ясаганнар. Бу ел башында аларның әлеге җайланмасы республика бәйгесендә алдынгы урын яулаган иде. Һәм менә Бөтенроссия фәнни-техник иҗат  фестивалендә дә алар уйлап тапкан җиһаз уңыш казанган. Малайлар кече яшьтәге мәктәп укучылары төркемендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Аларның остазлары Марс Нотфуллинга әлеге дәрәҗәле конкурсның сертификаты тапшырылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев