Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы укучысы Алмаз Фәсахов ДОСААФ ачык кубогына “Яшь йөртүче-2018” бәйгесенең ату ярышында икенче урын алды

    ​​​​​​​Чаллы шәһәрендә узган “Яшь йөртүче-2018” бәйгесенең  ату ярышында Иске Матак мәктәбе укучысы  Алмаз Фәсахов икенче урын алып кайтты.

    Реклама

     

     

    Татарстан ДОСААФ ачык кубогына үткәрелгән әлеге бәйгедә район конкурсында җиңгән укучылар катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, автомобильдә тиз хәрәкәтләнү һәм 10 метрдан мишеньгә пневматик мылтыктан төз атуда ярыштылар. Ату бәйгесендә йөздән артык укучы көч сынашты. Безнең Алмаз Фәсахов,  Яр Чаллыдан бер көндәшен генә алга үткәреп, икенче призлы урынны яулады. 

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: