Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы вәкилләре Казанда Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗатына багышлап үткәрелгән “түгәрәк өстәл”дә катнаштылар

    Республиканың Милли музеенда якташыбыз Нәби Дәүлигә багышланган иҗади очрашу һәм “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

    Анда күренекле галимнәр, язучылар, Казан Федераль университеты студентлары катнашты. Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия ханым Дәүләтшина чакыруы буенча бу кичәгә безнең район вәкилләре дә бардылар. Ә гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Әлфия Шагалиева шагыйрь һәм язучының истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә бу уку йортында ниләр эшләнүе хакында чыгыш ясады.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: