Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында мәчет булачак

​​​​​​​46 гына кеше яшәгән кечкенә Яңа Әнҗерә авылында үз мәчетләре булачак.

 

Инде бинаның нигезе дә салынган. Төзелеш урыны очраклы гына сайланмаган – мәчет авылга керү юлындагы саф сулы күл янында булачак. Авылда дин йорты төзү башлангычы белән якташлары – республиканың эре күпер төзү оешмасы баш инженеры урынбасары Ринас Шәфигуллин чыккан. Төзелешнең спонсоры да ул.

–Мәчетне 9х14 зурлыгында нарат бурадан салырга уйлыйбыз. Анда ике бүлмә булачак: намаз  залы  һәм үзенә күрә уку классы (парталар белән). Минем башлангычны барлык авылдашлар күтәреп алды. Яңа Әнҗерәдә хәзер әти-әнием яши. Үземнең дә бөтен балачагым шушы җанга якын авылда узды,– дип уртаклашты безнең белән Ринас Шәфигуллин.

Бинаны быел түбә астына кертергә, ә киләсе Рамазанга кадәр эшләрне тулысынча төгәлләргә планлаштыралар. Шунда бу кечкенә генә, әмма бик матур, гасырлык юкәләр һәм наратлар белән уратып алынган урман эчендәге авыл тарихында беренче мәртәбә гает азаны яңгырар. Халык әкиятләрендәгедәй яңа бүрәнә йортлар һәм статистика да шуны раслый: Яңа Әнҗерәдә яшәүчеләрнең яртысын балалар тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев