Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Юхмачи авыл җирлегендә яшәүчеләр җыен да район оешмалары вәкилләренә бик күп сораулар бирделәр

    Югары Әлморза элек тә зур авыллар рәтендә булмады. Бер уйласаң, мондый кечкенә авылларның язмышы билгеле кебек – яшьләр кайсы кая таралып бетә, өй саен карт-коры гына калгач, киләчәккә өмет тә сүнә. Әмма Югары Әлморза замана кырауларына бирешми: балалар бакчасына 8 сабый йөри, тагын бишесе әлегә өйдә, әби-бабай тәрбиясендә. Мәктәп тә районда беренче урыннар ала-ала эшләп тора. Гаилә фермалары да корыла...

    Фоторепортаж

    Юхмачы җирлегенә керә ул. Авыл советының киңәйтелгән утырышында әлморзалар актив катнашты. Башта җирлек башлыгы Рәмис Сәлаховның отчетын тыңладылар. Ел дәвамында җирлектә нәрсәләр эшләнгәнне тәфсилләп сөйләде җитәкче. Биредә хезмәт яшендәге 756 кеше, 421 пенсионер яши, мәктәпләрдә 163 укучы бар. Халык төрле тармакларда эшли, исәптә торучыларның 265е инде шәһәр кешеләре булып беткән, читтә гомер итәләр. 248 хуҗалыкта терлек асрала, Гатыйпов Илдар, Муратова Гөлкәй, Гатыйпов Рамил гаилә фермалары корып җибәргәннәр, тонна-тонна  сөт тапшырып акча эшлиләр. Иң күп сөт тапшыручылар исемлегендә Хәмидуллин Марат гаиләсе дә бар. Аларның тырышлыгын бүләкләр биреп билгеләп үттеләр.
    Җирлек башлыгы авыллардан чүп-чарны чыгару, тирә-якны чистарту буенча өмәләр үткәрүләре турында әйтеп үтте. Түбән Әлморза өчен электрлы “көтүче” алганнар.  Күп балалы Минсафиннарны өйле иткәннәр. Ике күпер төзеп куйганнар, балалар мәйданчыкларына нигез салганнар, җиһазлар сатып алынган, аларны быел Юхмачыда һәм Югары Әлморзада урнаштырачаклар. Урам юлларын рәтләгәннәр һәм моны быел дәвам итәчәкләр. Төрле салым түләүләр рәвешендә 5766671 сум акча җыеп, дәүләт субсидияләрен дә кушып, авылларны төзекләндерүгә тотканнар.
    Инде планнарга килсәк, алары да зурдан: Югары Әлморзага күл кирәк, өч авыл клубына да бильярд алып куярга исәплиләр. Чүп җыю өчен контейнерлар сатып аласылары бар. Ике мини-ферма, кооператив төзеп куярга җыеналар... Боларга көндәлек проблемаларны  хәл итүне дә өстәргә кирәктер.
    Рәмис Сәлаховның чыгышы бетүгә залдан бер-бер артлы сораулар яуды. Рәмис Шәяхмәтовка хуҗалыгындагы терлекләре өчен субсидия бирмәгәннәр. Аны шулай ук авыл чишмәсенең материаллар китерелгән булып та төзекләндерелмәве борчый.
    –Ярдәмегез, эшче куллар кирәк. Моны бергә җыелып эшләсәк кенә,–диде җирлек башлыгы сорауның икенчесенә.
    Моңарчы төзелгән буада су бик тиз бетә икән. Шуның өстенә тирә-ягы тиз дымланып, транспорт белән түгел, җәяү йөри алмыйлар. Авылның үзәк урамындагы юлны машина-трактор изеп бетерә, аны яхшыртырга кирәк, дигән тәкъдим керде.
    Авыллардагы кеше яшәми торган иске йортларны кем һәм кайдан икәнлекләре дә билгеле булмаган адәмнәр ана капиталына сатып алып рәсмиләштереп куя да, үзләре килеп тә күренми. Нужасы, кем әйтмешли, авыл халкына. Югары Әлморзада да бар андыйлар – тирә-якны ямьсезләп, ут-күз куркынычы тудырып утыралар. Җыенда бу турыда бирелгән сорауга төпле җавап бирелмәде. Ә менә урман ташучы зур машина хуҗаларының аларны зират янына тезеп кую, шунда куну гадәтен туктатырга килештеләр.
    Юхмачыда үткән киңәйтелгән утырышта да авыл халкы актив катнашты, сорауларны күп бирде. Әйтик, клубның эшләвенә карата дәгъва булып, аның директорын ачуланып алдылар.
    –Бөтен җирдә сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ташламалар бар, ник  бездә үзара йөкләнгән салымга льгота юк?–дип сорады бер ир-ат. Район башлыгы Александр Никошин аңа үзе җавап бирде.
    –Мондый мәсьәләләрне депутатлар хәл итә. Алар үз утырышларында карар чыгарып, кемнедер салым түләүдән азат итә ала,–диде ул.
    –Авылларга барып концерт-лар куябыз. Ә транспорт чыгымнарына акча бирүче юк,–дип зарланды берәү. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итүне Рәмис Сәлаховка йөкләде.
    Мәктәпнең икенче катында бик салкын икән. Түбәне җылытырга кирәк. Бусын да тиз арада эшләргә кушты район җитәкчесе. Ташламага хокукы булган бер авыруны дару белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүне район хастаханәсе вәкиле Эллада Дюгеевага тапшырдылар. Гомумән, хастаханә эшчәнлегенә карата дәгъвалар шактый яңгырады. Әйтик, икенче төркем авырудан  холтер куйган өчен акча түләткәннәр. Табибка күренү талоннар буенча булса да, анда күрсәтелгән вакыт еш кына бозыла, чөнки белгеч үз урынында булмау сәбәпле “тере” чират тезелеп өлгерә, диештеләр моңа юлыгучылар. Һәм, билгеле инде, февральдән башлап чүп чыгарган өчен һәр кешедән 78,05 сум акча түли башларга тиеш булу да шау-шулы сөйләшүгә китерде.
    Моңа җавап итеп, Александр Никошин:
    –Сез бик актив катнаштыгыз, күп сораулар бирдегез. Бу бик әйбәт, димәк, берегез дә битараф түгел. Әмма минем сезгә дә сорауларым бар. Биредә 19 кеше беркая да эшләми дип әйтелде. Ни өчен? Авыл хуҗалыгы формированиеләренә эшчеләр бик кирәк, урыннар бар. Кайбер авылдашларыгыз гаиләләрен ташлап, читтә эшләп йөри. Тырышыгыз, үз эшегезне булдырыгыз, ә без сезгә һәрчак ярдәм итәчәкбез,–диде. Бу  сүзләргә Юхмачы халкы колак салыр дип ышанасы килә
    .

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: