Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юл төзүчеләре Салман авылы юлын өр-яңадан “сүтеп җыялар”

Районыбыздагы һәр авылга чаклы асфальт яисә каты түшәмәле юл салынган. Әмма бездә юл төзү-ремонтлау эшләре әле дә киеренке дәвам итә.

Быел ике кечкенә авылның юлларын яхшырттылар, Базарлы Матак һәм Салман арасындагы  автомобиль трассасында төзү эшләре бара.

 

Чиябаштан – Мулланур Вахитовка  һәм Югары Матактан Абдул Салманга кадәр элеккерәк елларда эксперимент рәвешендә  комлы катнашмадан юл салынган иде. Әмма еллар узу белән бу юллар тузды. Быел әлеге ике авылга да республика программасы нигезендә вак таш-ком катнашмалы юл салу планлаштырылган иде.

Язын җирләр кипшенә башлау белән Чиябаштан Мулланур Вахитовка  кадәр биш километрлы юл полотносында эшләр башланды. Әлеге юл төзелешенә алдан ук җитәрлек күләмдә диярлек материаллар ташып куелган иде. Шуңа да “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте егетләре  әлеге кече авылга юл төзелешен тиз башкарды. Бер ай дигәндә поселокка чаклы һәм авылның  төп урамы юлына буйдан буйга озак еллар хезмәт итәрлек таза юллар салынды.

Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин авыл халкы өчен моның зур сөенеч булуын әйтә:

–Мулланур Вахитовта яшәүчеләрнең шатлыгы эчләренә сыймый. Район читендәге кечкенә генә авылга нинди әйбәт юл салып куйдылар бит,–ди.

Аннан юл төзүчеләр техникалары белән Абдул Салман ягына күчтеләр. Югары Матактан әлеге авылга кадәр юлның озынлыгы 2,5 чакрым тәшкил итә. Әмма юлның бу өлеше ныграк тузган, күтәртелгән дамбаны да киңәйтергә туры килә.

“Алексеевскдорстрой” төзүчеләре бу якта яшәүче халыкны тагын бер эшләре белән шатландырдылар. Юлны сыйфатлы итеп салгач, халык үтенече буенча  шундагы буаны да әйбәтләп төзекләндерделәр.

Ике авылга юл төзегән егетләр белән без Базарлы Матак-Салман автомобиль трассасында очраштык.

Биредә 6 километр озынлыкта юл бик начар хәлдә иде. Яңгырлы көннәрдә анда зур-зур машиналар батып калган чаклар булды. Соңгы елларда Салман, Тахталы яклары халкының үзәкләренә үткән юл иде бу.  Чокыр-чакырлы әлеге трассада  күпме машинаның гомере кыскарды.

Былтыр бу юлда җитди эшләр башланып китте. Дөрес, узган ел бары 700 метр озынлыкта төзү эшләре башкарылып калды. Әмма бу юлның иң катлаулы, иң чыгымлы өлеше иде.

Әлеге трассаны юл төзүчеләр сүтеп яңадан диярлек җыялар. Былтыр юлның түбәнлектәге өлешендә полотноны балчыктан шактый биек итеп күтәртеп эшләделәр. Ә калкулыктагы участок, киресенчә, балчыгы алынып яссы итеп калдырылган. Шул рәвешле юлның өслеге тигез итеп ясалган. Гомумән, трасса автомобиль йөртүчеләргә күз күреме яхшы булырлык итеп эшләнгән.

 Болар хакында безгә тәфсилләп “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте мастеры Евгений Игнатьев сөйләде.  

Районда барган быелгы зур күләмле өч юл төзелешендә бульдозерчылар Сергей Шабров һәм Сәгыйть Сибаевның хезмәте хәйран зур. Алар Америкада җитештерелгән зур егәрлекле САSE бульдозерында хезмәт куялар. Бу тракторлар компьютер нигезендә, алдан билгеләнгән программа буенча эшли. Асфальт салына торган юлдагы грунтны үтә дә төгәллек белән тигезли торган техника бу.

Юл төзелешенең сыйфатлы башкарылуында автогрейдерчыларның осталыгы да бәяләп бетергесез. Бу хезмәттәге Дмитрий Новиков, Сергей Кузьмин үз эшләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр пөхтә итеп җиренә җиткерүче тәҗрибәле егетләр.

Катокта хезмәт куючы Иван Балясников һәм Николай Феонин да юл төзелешендә макталып танылган механизаторлар. Салман юлында геодезист Андрей Исаев, аның ярдәмчесе Фәнис Рәхимов шулай ук эшләрен зур җаваплылык белән алып баралар.

Һәр яңа төзелгән юлны бик таләпчән комиссия кабул итә. Трассаны салганда барлык материаллар  тиешле күләмдә файдаланылганмы икәнен дә ачыклыйлар. Димәк, төзелешкә китерелгән чималны төгәл исәпкә алу бик мөһим. Бу эшне әлеге объектта Сергей Валиков пөхтә башкара.

Базарлы Матак-Салман юлы төзелешендә тәүлек әйләнәсе эш туктап тормый. Мастер Евгений Игнатьев исә биредә хезмәт куючыларга барлык эш шартлары да тудырылуын әйтә. Алексеевск районыннан килеп эшләүчеләр Базарлы Матак участогында тулай торакта яшиләр.  Өч тапкыр тукланалар. Ашаган өчен бәя шартлы рәвештә генә куелган. Тулай торакта душ, телевизор, чәй эчү өчен аш бүлмәләре бар. Соңрак без ул тулай торакны карап та чыктык – шәп кунакханәләрең бер якта торсын. Эшчеләрне хезмәт урынына вахта автобусы белән Дмитрий Барсуков йөртә.

Быел Салман юлында трассаның 2500 метры гына ясалырга тиеш иде. “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчелеге киләсе елда эшләнергә тиешле 2800 метр араны да үз хисабына быел башкарырга дигән карарга килгән.

Шулай итеп, август ахырында инде без Базарлы Матактан Салман ягына заманча, таба кебек шома асфальт юлдан йөри башларбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев