Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы юлларында Яңа ел каникуллары имин узды

    Яңа ел каникулларында район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган.

    Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итте. Баш автоинспектор әйтүенчә, озын бәйрәм ялларында юлларда иминлек хөкем сөргән. Автотранспорт хәрәкәте  киеренке булса да, кешеләргә зыян салган аварияләр булмаган.

    Ел башыннан бирле ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 38 очрагын ачыклаган. Шул исәптән руль артына исерек хәлдә утырган бер йөртүче тоткарланган, ул Сихтермә-Хузангай авылы кешесе.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: