Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы йөзүчеләре районара бәйгедә күп призлы урыннар яулаган

    Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар йөзү буенча районара беренчелектә уңышлы чыгыш ясаган.

    Болгар шәһәрендә үткән  ярышларда биш районнан йөзүчеләр катнашкан. Безнең Нияз Гайфуллин, Илүзә Хәйруллина төрле дистанцияләргә, төрле стиль белән  йөзүдә беренче урын яулаганнар. Алия Гайфуллина ике төрле бәйгедә өченче урыннарны алган. Энҗе Идиятуллина – икенче урынга, Тимур Коновалов һәм Алмаз Миндубаев өченче урыннарга лаек булганнар. Комбинацияле эстафетада кызлар – икенче, малайлар өченче призлы урыннарны яулаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: