Әлки районы ЗАГС бүлегендә Пётр һәм Диана Миндрюковларның законлы никахы теркәлде
Бүген район ЗАГС бүлегендә Пётр һәм Диана Миндрюковлар тантаналы төстә язылышты.
Коронавирус белән бәйле чикләүләр акрынлап киметелә. Хәзер инде ЗАГС бүлекләрендә никахны тантаналы төстә теркәү рөхсәт ителә. Тик шулай да саклык чаралары көчендә әле – бинада һәр кешегә ким дигәндә дүрт квадрат метр мәйдан туры килергә һәм катнашучылар битлек-перчаткалардан булырга тиеш.
Кияү Пётр Миндрюков Югары Кәчи авылыннан. Ул Түбән Әлкидә Шәйхетдинов шәхси предприятиесендә эшли. Пётр киленне күрше Ульяновск өлкәсеннән – Димитровград шәһәреннән төшерә. Пётр белән Диананың читкә китәргә исәпләре юк, алар районда төпләнеп яшәргә җыеналар.
Никахлашу залында язылышучы яшьләрдән без: “Туегызның битлек-перчатка режимы чорына туры килүе кәефегезне төшермәдеме?”-дип сорадык.
–Һич юк,-диләр Пётр һәм Диана. –Бу үзенә күрә бер “интрига”, истә кала торган үзенчәлек бит. Тантанада кунакларның чикләнгән санда булуы гына бераз уңайсыз булды. Зарар юк, һәркем бүгенге вәзгыятьне аңлый, беркем үпкәләми.
Мәгълүм булганча, әлегә вакытлыча кафе-рестораннар эшләми. Миндрюковлар туйны Югары Кәчидә ачык һавада үткәрәчәкләр икән. Бу исә туйга аерым бер ямь өстәр.
Яңа гаилә корган Пётр һәм Диананы законлы никахлары белән без дә кайнар котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, мәхәббәт, бәхетле гаилә тормышы телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев