Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә Яңа ел чыршысы куйдылар

Базарлы Матак авылы үзәгендә бүген иртән эшкә килүчеләрне ... Яңа ел чыршысы каршы алды.

Үзәк парк каршысындагы мәйданда урнаштырылган чыршы бик матур. Ул күз явын алырлык уенчыклар белән бизәлгән. Августның кояшлы җылы көнендә авыл үзәгендә пәйда булган Яңа ел чыршысын халык сокланып та, аптырап та күзәтте. Яңа елга дүрт айдан артык вакыт бар бит әле?!

Бу яңалыкка аңлатма бирүне сорап без район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакиревка мөрәҗәгать иттек.

–Ясалма Яңа ел чыршысы (аның биеклеге 11 метр)  район заказы буенча Санкт-Петербург заводында эшләнде. Җитештерүчеләр аны районга алып кайтып, җыеп-урнаштырып та карадылар. Бөтен нәрсәсе дә җитешме, тиешенчәме икәнлеген тикшерү өчен. Билгеле, чыршы кышны  сүтелгән хәлдә көтәчәк.  Ул Яңа ел алдыннан авыл үзәгендә урнаштырылып, Базарлы Матакка бәйрәм рухы биреп торыр,–дип җавап бирде Сергей Николаевич.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев