Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр депутатларга һәм район җитәкчеләренә ишегалларын төзекләндерү тәкъдимнәрен җиткерделәр

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларын ямьләндерү, анда олылар өчен дә, балалар өчен дә уңайлы шартлар тудыру турында планнар коралар. Әлеге йортлар тирәләрен киләсе биш елда төзекләндерү күздә тотыла. Бу эш анда яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен искә алып башкарылачак. Берничә көн элек Базарлы Матакның Базар урамындагы 12 нче һәм Ленин урамындагы 11 нче йортларда яшәүчеләр белән булган очрашуларда әнә шул хакта уртага салып сөйләштеләр.

Очрашуларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Александр Чубаров һәм район, авыл җитәкчеләре килгән иде.

Александр Чубаров күп фатирлы йортларның ишегалларын халыкка уңайлы итеп төзекләндерү идеясе белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” берләшмәсе әгъзалары чыгуы (выступили) хакында сөйләде.

“Безнең ишегалды” исемен алган әлеге проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм йорт тирәләрен ремонтлау буенча максатчан программа эшләргә кушты.

Һәм менә депутатлар, депутатлыкка кандидатлар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалларын төзекләндерү җәһәтеннән алар белән фикер алышалар. Район үзәгенең Төзүчеләр урамындагы 17 нче һәм Яңа урамындагы 2 А йортларында яшәүчеләр белән мондый очрашулар үткәрелү хакында язган идек инде.

Базар урамындагы ике катлы йорт заманында район кулланучылар җәмгыятендә эшләүчеләр өчен төзелгән иде. Хәзер биредә нигездә өлкән яшьтәге апалар яши. Алар өй тирәсендәге бакчага яңа койма тотуны, сукмак-юл (дорожка) ясауны, йорт каршындагы карт агачны кисүне сорадылар. Шулай ук ишегалдына яктырткычлар куярга, чүп контейнерлары өчен махсус мәйданчык булдырырга кирәк. Бу тәкъдимнәр барысы да йорт ишегалды схемасы ясалган планшетка төшерелде.

Ленин урамындагы ун фатирлы йортта яшәүчеләр дә яңа проектны бик хуплыйлар, “ишегалдыбызны төзекләндерәсе, матурлыйсы иде”, диләр. Әлегә ишегаллары шактый начар хәлдә. Канализация коесы тиешенчә эшләми, өйдән чыга торган баскычны (крыльцо) да яңартып ясарга кирәк. Йортта яшәүчеләр  ишегалдының күп өлешен асфальтлауны, керләр элү, паласлар кагу өчен махсус мәйданчык (хозплощадка) булдыруны сорадылар. Ишегалды схемасына чүп контейнерлары мәйданчыгы, яктырткычлар урыннарын, яшелләндерү зонасын да билгеләделәр. Тирә-юньне матурлап тотып та аласы иде. Ә балалар мәйданчыгы төзү зарурлыгы юк, чөнки йорт Үзәк парк каршында урнашкан. 

Халыкның барлык тәкъдимнәре бер системага салынып, Төзелеш министрлыгына юлланачак. Анда ишегалларын төзекләндерү буенча махсус проектлар эшләнер һәм алдагы биш елда күп фатирлы йортлар тирәләре күзгә күренеп үзгәрер, матурланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев