Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Үзәк паркында Раштуа күңел ачулары булды

    Бүген Базарлы Матак Үзәк паркында Раштуа бәйрәме уңаеннан балалар һәм әти-әниләр өчен күңелле уеннар үткәрелде.

    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, әкият геройлары булып киенеп, балалар белән кышкы уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Иң актив һәм иң җитезләр Кыш бабай бүләкләренә ия булды.

    Саф һавада рәхәтләнеп уйнап, биеп, олылар да, балалар да күңел күтәренкелеге алды. Аннан бергәләп фотога төштеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: