Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы үзмәшгүлләр яңача эшләүнең өстенлекләрен таныдылар

    Бары үз көче белән товар җитештереп яисә хезмәт күрсәтеп көн күрүчеләргә узган елда эшчәнлекләрен үзмәшгуль буларак теркәлеп дәвам итү мөмкинлеге тудырылган иде.

    Бу алым тәҗрибә рәвешендә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә ашырылды. Ә быелдан әлеге тәҗрибә Россиянең тагын 19 төбәгенә җәелдереләчәк.

     

     

    Кайсы күлмәк тегеп, кайсы чәч кисеп, тырнак-керфек төзәтеп, кайсы бәлеш пешереп акча эшләүчеләрнең күпчелеге үзмәшгуль булып теркәлү тәкьдимен кабул итеп, эшчәнлекләрен рәсмиләштерделәр. Шуның белән алар акча эшләү ысыулларын, кем әйтмешли, “идән астыннан” чыгарып, салым түләп, димәк, тыныч күңел белән эшли һәм яши башлады.

    Табигать биргән сәләтен, күңеле  яткан шөгылен, булдыклылыгын эшкә җигеп үз көнен үзләре күрүчеләр арасында Базарлы Матак егете Юрий Шибут та  бар. Йортларындагы зур сарайны җайлап, кирәкле җиһазлар урнаштырган да егет, тимердән капкалар ясауга керешкән. Ул кешеләрнең матур яшәргә, йорт-җирен күркәмрәк итәргә теләүләрен тоеп алган һәм бу юнәлештә үз хезмәтләрен тәкъдим итә башлаган.

    –Тимер белән күптәннән эш итәм. Беренче карашка нык, каты материалны бөгеп төрле бизәкләр ясау, алардан бербөтен әйбер, әйтик, шул ук капканы җыю үземә дә кызыклы тоела,–дип сөйли ул. Чынлап та, гади генә эш кораллары ярдәмендә тимердән кагылсаң, таҗлары коелыр кебек тоелган нәфис чәчәкләр, агачыннан өзелеп төшкәндәй тере яфраклар ясау осталыгы һәркемгә дә бирелмәгән, бу һөнәр могҗизага тиң. Һәм ул иясенә лаеклы тормыш алып бару мөмкинлеге бирә икән, моны ничек хупламыйсың ди!?

    –Үзмәшгуль буларак үзган елның җәендә теркәлгән идем. Моның бернинди катлаулылыгы булмады. Мин качып-посып акча эшләүне якламыйм, эшемне рәсми төстә алып барасым килә. Аннары, бәлки үземә файдалы программаларда катнаша алырмын, дигән уем да бар. Бүгенгем белән генә чикләнмәскә исәбем, барысы да әйбәт булса, җитештерүне киңәйтә төшәр идем,–дип Юрий Александрович  алга уй-ниятләре белән уртаклаша.

    Сорау булса, тәкъдим табылачак – бүгенге куллану базарының төп принцибы. Ә Юрий Шибут эшләнмәләренә сорау җитәрлек – кышкы айларда да, капка, бакча ишеге ишеләргә заказлары күп останың.

    Линсур Шакиров район үзәгендә автомойка тота, ягъни җиңел машиналар юу белән акча эшли. Ул да үзмәшгуль.

    –Бик уңайлы ысул, керемнән салым күләме дә зур түгел,–ди ул.

    Пластик тәрәзәләр ясау белән шәгыльләнүче Раил Сафин да эшчәнлеген шул ук ысул белән рәсмиләштергән. “Башта шикләнеп  караган идем, төрле яклап уйлап-исәпләп тордым да, легаль рәвештә эшләвем яхшырак булыр, дигән нәтиҗәгә килдем,”–ди ул.

    Чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче Ольга Шибут 15 ел шәхси эшмәкәр булып теркәлеп эшләгән. Яңа мөмкинлек тугач, үзмәшгульгә “әйләнгән”. Ул тәҗрибәле эшмәкәр буларак, яңа ысулның уңай якларын да белә, кайбер җитешсезлекләрен дә күреп алган. Ольга Евгеньевна  әйтүенчә, эш стажы дәвам итсен өчен 4 процент салым түләү генә аз, пенсия кертемнәре турында да онытырга ярамый.

    Үзмәшгульләребезне тагын кайбер мәсьәләләр, әйтик, электр энергиясенә тарифлар да борчый. Моңарчы тыныч кына эшләп торганда энергетиклар алардан һәр киловатт/сәгать электр өчен 7 сум түләүне таләп итә башлаганнар.

    –Бу сорау белән кая гына мөрәҗәгать итмәдек, әмма анык җавап алып булмады. Энергетиклар куйган тариф безнең кебек бүген эшле, иртәгә буш утыручылар өчен күтәргесез ул,–дип зарланалар үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр.

    Эшчәнлекне рәсмиләштерүнең бу ысулы яңа, ил күләмендә җәелдерелә генә әле. Мөгаен, закон төзүчеләр җитешсезлекләрне күрер  һәм җайга салырлар. Моны алар беркем ярдәменә таянмый, дәүләттән берни дә сорамый, бары үз-үзләренә генә ышанып эшләп-яшәп ятучылар мәнфәгатьләрен искә алып эшләрләр дип өметләнәсе килә...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: