Әлки районы акушер-гинекологы яңа туган сабыйның үлемендә гаепләнә
Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук кичне пациентка малай таба, әмма берничә сәгатьтән, реанимация чараларын уздыруга карамастан, көчле гипоксиядән бала үлә. Тикшерү табибның һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан дип фаразлый. Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Әлки районы судына җибәрелгән.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев