Реклама
Иске Тумба авылында Анатолий Егоров хуҗалыгындагы сыер ике тана бозау китергән.
Юхмачы ветеринария пункты белгечләре әлеге хуҗалыкка барып, малларның саулыгын тикшереп кайтканнар. Икене бозаулаган сыер да, игезәкләр дә сау-сәламәт, ди алар. Ә берничә көн генә алдан Югары Әлморзада Хәсән Әхмәтвәлиев хуҗалыгындагы сыер игез тана һәм үгез бозаулар китергән булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз